(22 сентябрь, 2015 ел) 20 нче сентябрьдән муниципаль районнарда һәм шәһәр төбәкләрендә сайлап алу эше башлана. 1 нче октябрьдән зона сайлап алу турлары узачак.
«Татарстан — безнең йорт» этно-мәдәни фестивале республикада берничә ел рәттән үткәрелә. Фестивальнең максаты — Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм үзара рухи баюын ныгыту, Татарстанның күп милләтле мәдәниятын саклау, популярлаштыру һәм үстерү.
Фестивальнең оештыручылары булып Татарстан халыклары Ассамблеясы, Татарстан халыклары Дуслык Йорты тора. Фестивальдә катнашучылар биш номинациядә ярышачак: вокал, хореография, фольклор, нәфис сүз һәм инструменталь башкару. Зона турлары җиңүчеләре фестивальнең Казанда узачак Гала-концертында катнашачаклар.
Зона турлары шушы шәһәрләрдә үтәчәк:
- Буа, 2 октябрь (Тәтеш, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан районнары).
- Яр Чаллы, 6 октябрь (Яр Чаллы шәһәре, Тукай районы, Түбән Кама шәһәре, Түбән Кама районы, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнары).
- Норлат, 7 октябрь (Чистай, Спас, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Норлат, Аксубай районнары).
- Арча, 9 октябрь (Теләче, Саба, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Арча, Әтнә районнары).
- Лениногорск, 13 октябрь (Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнары).
- Казан, 14 октябрь (Казан шәһәре, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары).
- Сарман, 16 октябрь (Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай районнары).
Положение, тур графиклары, гариза үрнәге
Фестиваль турында тулы мәгълүматны 8 (843) 237-97-88 телефоны аша белергә мөмкин.