Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Татарстан – безнең йортыбыз” фестиваленең Казанда өстәмә cайлап алу туры үтте

“Татарстан – безнең йортыбыз” фестиваленең Казанда өстәмә cайлап алу туры үтте

admin 22.10.2015

(21 октябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Татарстан – безнең йортыбыз” республика этно-мәдәни фестиваленең өстәмә сайлап алу туры үтте. Анда Казаннан коллективлар һәм чыгыш ясаучылар катнашты. (ФОТО)

IMG_3122-e1445415226143

Сайлап алу турында “Алтын” хореография мәктәбе-студиясе, “Виктория” хореография коллективы, “Сантош” һинд биюе коллективы, “Арт-джаз” инструменталь ансамбле, Гөлшәшәк Галәмова һәм Тәлгат Хәсенов вокал-инструменталь дуэты, “Оцнеба” кавказ биюе үзешчән халык ансамбле чыгыш ясадылар.

Катнашучылар жюри игътибарына ике номинация буенча номерлар тәкъдим иттеләр: хореография һәм инструменталь башкару. Коллективлар һәм чыгыш ясаучылар рус, татар, казакъ, һинд һәм кавказ халыклары мәдәниятын ачып бирделәр.

IMG_3288-e1445415254311

Чыгыш ясаганнан соң һәр катнашучыга фестиваль дипломнары бирделәр. Иң әйбәт коллективлар һәм чыгыш ясаучылар М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында үтәчәк Гала-концертта катнашачаклар. Әлеге чара 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә узачак.

Русалина Гайнатулина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57