Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслык Йортында III Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

Татарстан халыклары Дуслык Йортында III Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

admin 12.05.2016

(12 май, 2016 ел) 2016 елның 21 маенда педагогик белем бирү буенча Халыкара форум кысаларында (19-21 май, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Күпмәдәниятлы мәгариф кыры һәм укытучы әзерлеге: Россия һәм халыкара тәҗрибә интеграциясе” («Поликультурное образовательное пространство и подготовка учителя: интеграция российского и международного опыта».) III Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

Форум һәм Конференция эшендә педагогик белем бирү проблемалары буенча Бөекбритания, АКШ, Германия, Ирландия, Словения, Австрия, Россия һәм башка университетларының әйдәп баручы Россия һәм чит ил белгечләре катнашачак.

Конференциядә түбәндәге секцияләр эшләячәк:

  • Россиядә һәм чит илдә күпмәдәниятле мәгарифнең проблемалары һәм реалияләре үсеше (Проблемы и реалии развития поликультурного образования в России и за рубежом);
  • “Белем бирү учреждениеләренең төрле дәрәҗәдәге тәэсирләшү системасында мәдәни-тел һәм гуманитар шәхес формалаштыру” (“Формирование культурно-языковой и гуманитарной личности в системе разноуровневого взаимодействия образовательных учреждений (дошкольных, общеобразовательных, профессиональных) в контексте реализации концепции профильного обучения”);
  • “Гуманистик юнәлеш һәм толерантлык сыйфаты буларак күпполярлы тормышта яшь кешенең кыйммәтләр арасында сайлануы” (“Гуманистическая направленность и качества толерантности как ценностный выбор молодого человека в многополярном мире”);
  • “Россиянең мәдәни-белем бирү кырында гражданлык, этник, динара һәм сәнгати-эстетик толерантлыкның чагыштырмасы” (“Соотношение гражданской, этнической, межконфессиональной и художественно-эстетической толерантности в культурно-образовательном пространстве России”).

Шулай ук конференция кысаларында түгәрәк өстәл һәм мастер-класслар оештырылачак. Форумның нәтиҗәләре буенча иң әйбәт докладларны БД “Scopus”та индексланучы Procedia – Social and Behavioral Sciences журналында бастыру күз уңында тотыла. Шул уңайдан чыгышларны рус һәм ингиз телләрендә әзерләү киңәш ителә.

Программа конференции

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57