Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Татар моңы” конкурсының сайлап алу туры үтәчәк

Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Татар моңы” конкурсының сайлап алу туры үтәчәк

admin 22.10.2015

(22 октябрь, 2015 ел) “Татар моңы” VII Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының беренче туры 1 ноябрьдә үтәчәк. Иң әйбәт яшь башкаручылар жюрига үз талантларын күрсәтәчәк.

“Моң” сүзен рус теленә тәрҗемә итеп булмый: ул “күңел көе” мәгънәсендә. Моң татарларның җыйналып яшәгән урынында саклана. Моннан тыш, татарларның традицион җыр башкару тарафдарлары булган яшь башкаручылар буыны үсә.

ТР Президенты каршындагы мәдәниятны үстерү Фонды, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, “Салават” эстрада театры һәм “Яңа гасыр” терерадиокомпаниясе булышлыгы белән Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсын Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы оештыра.

1386923484

Конкурсынң максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли-мәдәни кыйммәтләргә тарту, талантлы яшьләрне барлау һәм аларның иҗади сәләтләрен тормышка ашыру.

Конкурсны үткәрү дәверендә аның катнашучылары булып Татарстан, Россиянең башка регионнары һәм СНГ илләреннән килгән яшь башкаручылар танылды.

“Татар моңы – 2015”нең беренче сайлап алу туры 1 ноябрьдә (якшәмбе), Татарстан халыклары Дуслык Йортының концертлар залында 11:00 сәгатьтә башланачак.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57