Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда традицион халык бәйрәмнәренә әзерлек башланды

Татарстанда традицион халык бәйрәмнәренә әзерлек башланды

admin 08.02.2020

(8 февраль 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 2020 елда Идел буе халыкларының бөтенреспублика бәйрәмнәрен үткәрү мәсьәләләре буенча координацион җыелышлар циклы дәвам итә. Быел әлеге бәйрәмнәр ТАССРның 100 еллыгына багышланалар.

Җыелышларда Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, республиканың региональ милли-мәдәни автономияләре вәкилләре, шулай ук бәйрәм чараларын оештыручы муниципаль районнар вәкилләре катнаша.

WhatsApp Image 2020-02-04 at 14.45.36 (1)

Мондый очрашулар оештыру дәверендә «Пеледыш Семык» мари мәдәнияте, «Учук » һәм «Уяв» чуаш мәдәнияте, «Иван Купала» славян мәдәнияте бәйрәмнәрен оештыру нечкәлекләре буенча фикер алышынды. Ягъни, терриория үзенчәлекләре, сәхнә мәйданчыкларын урнаштыру, күргәзмә, концерт программасы, мастер-класслар оештыру каралды.

WhatsApp Image 2020-02-07 at 16.29.35

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре аеруча да борынгы халык гореф-гадәтләрен сакларга, алардан тайпылмаска сорады.

Узган ел чараларын анализлау нәтиҗәләрен исәпкә алып, 2020 елга төп җаваплылык зоналары һәм эш юнәлешләре билгеләнде.

WhatsApp Image 2020-02-07 at 16.30.38

Икенче атнага «Питрау» керәшен мәдәнияте, «Балтай» һәм «Валда шинясь» мордва мәдәнияте, «Гырон быдтон» удмурт мәдәнияте һәм «Каравон» рус мәдәнияте бәйрәмнәре буенча фикер алышачаклар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57