Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда Зур этнографик диктант яздылар

Татарстанда Зур этнографик диктант яздылар

admin 02.11.2018

(2 ноябрь 2018) Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Зур этнографик диктант» Россиякүләм акциясе узды. Чара Россия Федерациясенең һәр субъектында үтте. Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Казанда акция уздыру мәйданчыкарының берсе булды. (ФОТО)

IMG_8032

Диктантта рус телен камил белгән Россиядә һәм чит илдә яшәүчеләр катнашты. Аларның белем, социаль дәрәҗә, дин һәм гражданлыгы, яшь аермалыклары исәпкә алынмады.

Татарстанде диктант 40 мәйданчыкта узды: китапханә, мәдәният йортлары, мәктәп, техникум, дуслык йортлары, музей һәм югары уку йортлары.

IMG_8033

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында диктантны студентлар һәм мәктәп укучылары, югары уку йортлары һәм лицей укытучылары, эшмәкәрләр һәм дәүләт оешмаларында эшләүчеләр, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, төрле профессия вәкилләре, шулай ук Татарстан территориясендә яшәүче Россия төбәкләре һәм чит дәүләтләр гражданнары язды.

IMG_8035

Диктант халыкның этнографик грамоталыгы дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә ярдәм итәчәк. Ул милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләүдә зур урын алып торган этнографиягә фән буларак игътибарны арттырачак.

IMG_8020

Диктант биремнәре 30 сораудан тора: 20 сорау – гомуми, 10 сорау – һәр субъект өчен махсус. Диктантны 45 минут дәвамында яздылар. Барлык биремнәр өчен гомуми балл – 100.

IMG_8043

Төбәк мәйданчыкларында теге яки бу сәбәп буенча үз белемен тикшерә алмаганнар өчен Зур этнографик диктант сайтында www.miretno.ru 5 ноябрьгә кадәр онлайн-тест оештырылачак.

Биремнәрнең дөрес җаваплары һәм еш очрый торган хаталарның аңлатмасы www.miretno.ru сайтында 2018 елның 10 нояберендә эленәчәк, ә шәхси нәтиҗәләр – 2018 елның 12 декаберендә.

Россия һәм Татарстанда масштаблы акция инде өченче ел оештырыла. 2017 елда чара халыкара статусын алды – аңа Кыргызстан, Таджикистан, Молдова һ.б. кушылды. Узган елны диктантны Россиядә һәм чит илдә 2600 мәйданчыкта 367 мең кеше язды. Татарстан Республикасында акциядә 1405 кеше катнашты. Проект Президент грантлары фонды ярдәме белән оештырыла.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Әнигә багышланган мордва җыры «Амадины» конкурсында Гран-при отты
Далее: Рөстəм Миңнеханов: «Халык традициялəрен саклау, тел һəм мəдəниятне үстерү — төп максатыбыз»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57