Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның мәгариф һәм фән министры татар теленнән яңа дәреслек әзерләнүен әйтте

Татарстанның мәгариф һәм фән министры татар теленнән яңа дәреслек әзерләнүен әйтте

admin 18.03.2019

(18 март 2019) Татар телен укыту методикасын үзгәртү максатыннан, татар теленнән яңа дәреслек әзерләнә. Бу хакта бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 46нчы утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Депутат Ирек Шәриповның укыту методикаларын үзгәртү турындагы соравына җавап биреп ул: «Бу мәсьәләдә инде туры юлга бастык дип әйтеп булмый. Фәннәр академиясе һәм күптөрле мәгариф институтлары бу мәсьәлә буенча бергәләшеп эшли башладылар. Минемчә, бу эшне быел төгәлләп булыр. «Ана теле» белән «Сәлам»не берләштереп, бөтен кеше өчен дә аңлашылырлык әсбап ясыйбыз», – диде.

«Әлбәттә, бу мәсьәлә буенча 2018 елда кулга-кул тотышып эшләп чыктык. Быел да бу методикалар буенча киңәшмәләр, семинарлар үткәрдек. Былтыр грамматиканы бераз киметтек, сөйләшүне арттырдык», – диде Рафис Борһанов.

«Мин үзем татар һәм рус мәктәпләренә кергәндә, күбесенчә татар теле дәресләре вакытында керәм дә, балалар белән дә сөйләшәм. Ул методикалар буенча бүген кем сөйләшә башлады? Рус балалары да, татар балалары да түгел. Яхшы укый торган балалар сөйләшә башлады», – диде министр.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Биш ел бергә: Халыклар дуслыгы йортында Кырымның Россиягә кушылуына 5 ел тулуны билгеләп үттеләр
Далее: Чистайда Дуслык фестивале узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57