Таҗикстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Дин эшләрен, милли традицияләрне, тантаналарны һәм йолаларны тәртипкә китерү комитеты рәисе һәм Россия Федерациясенең Уфа шәһәрендәге Таҗикстан Республикасының Генераль консулы Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Татарстандагы таҗикларның милли-мәдәни автономиясе вәкилләре һәм студентлары белән очрашты. (ФОТО)
Кунакларны Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры вазыйфаларын башкаручы Наталья Мясникова, Татарстан Республикасы таҗикларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Сабридин Тоиров каршы алды.
Оештырылган экскурсия барышында кунаклар Ассамблея һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты, Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, мәгълүмат үзәге эшчәнлеге белән таныштылар.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге