Быел Тукай музееның ачылуына 40 ел була. Элек халык халык телендә «Шамил йорты» дип йөртелгән мәһабәт бина Тукай әдәби музее буларак 1986 елда ишекләрен ача. Шуннан бирле бу йорт бөек Тукаебызга багышланган архитектура һәйкәле санала.

Ачылган елларда музей бәйрәмнәре шаулап-гөрләп ишек алдында, Юнысовлар мәйданында уза торган була. Йөк машинасы арбасының кырыйларын төшереп «сәхнә» ясалган. Күренекле шәхесләребез Илһам Шакировлар, Айрат Арслановлар һәм башка сәнгать әһелләре шул сәхнәдән чыгыш ясаганнар. Халык ташкыны – тамашачылар көне буе агылып торган.
Шамил йорты, бүгенге көндә татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай исемендәге Әдәби музей, Казан шәһәренең архитектур бизәге, Иске Татар бистәсенең күренекле истәлеге, төбәк (республика) әһәмиятендәге мәдәни мирас һәйкәле булып.


Бай итеп бизәлгән фасадлы әлеге мәһабәт ике катлы кирпеч бина эклектика һәм милли-романтик модерн элементларын үзендә берләштерә.
Төп керү урыны өстендә зур тәрәзәле турыпочмаклы эркер урнашкан. Төп ишекнең уң ягында манара һәм флюгер белән төгәлләнгән ярымтүгәрәк эркер бар. Керү урынының сул ягында түбәдә баскычлы ризалит — фасад сызыгыннан алга чыгып торучы бина өлеше ясалган.
Сквер ягыннан караган фасад зур түгәрәк манара һәм баскычлы очлы, балконлы ризалит белән бизәлгән. Фасад декоратив элементларга бай: машикульләр, аркатуралы каешлар, лепнина вензельләре, тимер очлыклы кечкенә манаралар. Юнысов мәйданы ягындагы «А» хәрефле картуш йортның беренче хуҗалары — Апаковлар гаиләсе исемен күрсәтә.
Шамил йорты тарихы XIX гасыр урталарына барып тоташа. Ул вакытта Казанның Иске Татар бистәсе мәйданының көньяк почмагындагы, бүген музей урнашкан җир, Казанның мактаулы нәселдән килгән гражданины, беренче гильдия сәүдәгәре Ибраһим Исхак улы Апаковка (1823/1825–1880) караган. 1863 елда татар сәүдәгәре заказы белән монда таш һәм агачтан төзелгән ике катлы йорт салына.

1884 елда йорт сәүдәгәр Ибраһим Апаковның бердәнбер кызы, 18 яшьлек Бибимәрьямбануга (1865–1920), 45 яшьлек генерал Мөхәммәд-Шафи Шамилгә (1839–1906), имам Шамил әл-Галиның (1797–1871) улына кияүгә чыкканда, туй бүләге итеп тапшырыла.
Казанга М.Ш. Шамил генерал-майор дәрәҗәсендә отставкага чыкканнан соң килә. Өйләнешкәч, Екатерина урамындагы әлеге ике катлы йорт Шамил йорты дип атала башлый, әмма генерал-майорның бу йортка мөнәсәбәте турыдан-туры булмый.
Казанда Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясен булдыру эше ТАССР Дәүләт берләштерелгән музеена йөкләнә. Эшләрнең җитәкчесе итеп музейның генераль директоры, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Л. Г. Валеева билгеләнә.

1986 елның 11 июнендә музей ачыла, һәм шуннан бирле бу күркәм бина Габдулла Тукай исеме белән бәйле. Шушы вакыт эчендә анда Россиянең һәм дөньяның төрле төбәкләреннән килгән бер миллионнан артык кеше булып киткән.


2016–2018 елларда Әдәби музей бинасында кабат ремонт-реставрация эшләре үткәрелә. Бина нигезендәге туфрак һәм кирпеч диварлар ныгытыла, фундамент көчәйтелә, фасадлар һәм интерьерлар реставрацияләнә. Тәрәзәләр борынгы үрнәкләр буенча ясала, витраж пыялаларының бизәге һәм төсе Шамил йортында булган үрнәкләргә таянып яңадан торгызыла. Ремонт вакытында икенче каттагы аркага кирпеч колонналар куела: аларның икесе сакланып калган һәм тәртипкә китерелгән, калган икесе яңадан торгызылган.
