2021 ел — Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

(14 гыйнвар 2021) Яңа 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күп санлы чараларга бай булачак.

Бу чараларны оештыруда һәм үткәрүдә Татарстан халыклары Ассамблеясе, аның район филиаллары һәм вәкиллекләре, шулай ук Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты һәм муниципаль ресурс үзәкләре челтәре мөһим роль уйнаячак.

Порталда уңайлы булсын өчен тиешле бүлек булдырылды, анда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елындагы барлык чаралар һәм вакыйгалар турында яңалыклар күрсәтеләчәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch