Яшьләр Ассамблеясе

«Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе» Республика яшьләр иҗтимагый оешмасы

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе:
Кадыров Тимур Рәфкат улы  Тел. 89276765050

8331_pic

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе үз халкының мәдәниятен тиешенчә бәяли белгән, башка халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт белән караучы алдынгы яшьләрне  берләштерә.

IMG_6219

Әгәр син:

— яшь кеше икәнсең һәм Татарстанда яшисең икән;
— сиңа үз халкыңның тарихы һәм гореф-гадәтләре бик тә якын икән;
— син үз халкыңның мәдәнияты белән бергә башка халыкларның мәдәнияты белән дә кызыксынасың икән;
— син милләтара оештырылган спорт чараларында катнашасың яисә үз командаң өчен җан атасың икән;

67VEBQGnjF8
— үзеңнең яшьтәш якташларың белән аралашасың яисә башка милләт яшьләре арасында үзеңә дуслар табарга телисең икән ;
— безнең яшҗләр оештырган кичәләрдә һәм башка чараларда катнашасың килә икән;
— гомумән, халыклар дуслыгы һәм милләтара мәсьәләләр турында үзеңнең фикереңне җиткерәсең килә икән

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясенә рәхим ит һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге безнең төркемгә кер  
http://vk.com/club15687905

Безнең проектлар:

  «Халыклар дуслыгы — Татарстаныбызның төп байлыгы» Форумы

Без Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән  үзара хезмәттәшлек урнаштырдык, Республиканың яшьләр оешмалары реестрына кердек. 

«Татарстанның мәдәни мозаикасы» яшьләр фестивале

Әлеге фестивальдә милли-мәдәни автономияләрнең яшьләр бүлекләре үзләренең мәдәниятын, гореф-гадәтләрен тасфирлап күрсәтәләр.  

Югары уку йортлары арасында уздырыла торган «Чит ил студенты көне» фестивале

Фестивальдә чит илләрдән килеп укучы студентлар сәнгать өлкәсендә үзләренең осталыкларын күрсәтәләр.

 «Милләтләр  оешмасы» спартакиадасы

Спартакиадада классик һәм милли спорт төрләрендә көч сынашалар. 

«Милли мәсьәләләр буенча тәҗрибә уртаклашу»

Яшьләр делегациясе төрле илләргә барып милли мөнәсәбәтләр буенча тәҗрибә уртаклаша.

 «Идел буе халыкларының милли ашлары» фестиваль-конкурсы

Фестиваль-конкурста Идел буе төбәкләрендә яшәүче халыклар үзләренең милли ризыкларын тәкъдим итә.

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены

Уенда яшьләр төрле халыклар тарихы, милли мәдәният, гореф-гадәтләр буенча белемнәрен күрсәтәләр.