Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе

Мәктәп сайты: https://edu.tatar.ru/vahit/org5640

Адресы:  Казан шәһәре, Павлюхин ур.,  57-нче йорт, Татарстан халыкларының Дуслык Йорты

Тел. (843) 237-97-99,

Директоры: Хухунашвили Майя Мануиловна
Тел. 89027117172

Якшәмбе көн сәгать  9.00 дан эшли

1992 елда Казан шәһәре Совет районы Пионерлар Йортында еврей якшәмбе мәктәбе эшли башлый. Шул ук елда чуаш, әрмән, украин, мари бүлекләре ачыла.  Шәхси башлангыч нигезендә туган әлеге оешма игътибарсыз калмый.  1995 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы Карары белән рәсми рәвештә «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» укыту  Үзәге ачыла.

Бүгенге көндә күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә 21 бүлек эшли: украин, поляк, кыргыз, әрмән, грузин, чуаш, мари, башкорт һәм башка милләт вәкилләре укучыларга милли мәдәният, мәгърифәт, сәнгать серләренә өйрәтә.   Якшәмбе мәктәпләре Казанның берничә мәктәбендә, Татарстанның «Немец йортында», Үзбәк һәм Еврей Үзәкләрендә, Казан Дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетында да эшләп килә.  Шулай ук Татарстан халыкларының  Дуслык Йортында төрле халыкларның бию түгәрәкләре эшли.

Якшәмбе мәктәпләрендә милләтләрнең телен, мәдәниятын үстерү, тарихын өйрәнү, гореф-гадәт, йолаларын саклап калу өчен оптималь шартлар тудырылган. Мәктәпләрнең нәкъ менә шушуы сыйфаты аларны үзара фикер алышу, тәҗрибә  уртаклашу, аралашу Үзәге итә дә инде.

Белем бирү тәрбия һәм укыту процессларын гына берләштереп калмый, ул стандарт булмаган укыту программалары буенча да алып барыла.   Ассириялеләр, поляк, чуаш бүлекләрендә укытучылар дәресләрне үзләренең авторлык программалары ярдәмендә  алып баралар.  Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен дәресләр төрле уеннар ярдәмендә, җырлар, шигырьләр өйрәнеп  үтә.  Күп очракта, гомуми белем бирү мәктәпләренә әзерләү максатыннан, укытучыларга балаларны рус теленә дә өйрәтергә туры килә.

Кайбер укучылар Казан югары уку йортларының  гуманитар факультетларында  белем алалар. Алар үзләренең курс эшләрендә якшәмбе мәктәбендә алган мәгъүлуматларны да кулланалар.

Якшәмбе мәктәбе Татарстан халыклары Ассамблеясы канаты астында эшли. Мәктәп укучылары тарафыннан  оештырылган  фольклор ансамбльләре төрле бәйрәм чараларында  һәм хәйрия акцияләрендә катнашалар.  Күп кенә укытучылар үзләре дә милли автономия вәкилләре булып торалар.  Милли җәмгыятьләр һәм халыклар Ассамблеясы якшәмбе мәктәпләренә һәръяклап ярдәм итә.

Төрле халык вәкилләренең шул рәвешчә дустанә аралашуы дәвамлы булырга тиеш.  Көн кадагында — этно-мәдәни компоненты булган  күпмилләтле гомуми белем бирү мәктәбен булдыру. Төрле милләт балалары өчен   рус һәм татар теле белән беррәттән үзенең ана телен  өйрәнү мөмкинлеге дә булырга тиеш.