Ассамблея һәм Дуслык йорты кызыклы онлайн-квест оештыра

(28 июль 2020) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан Республикасы көне алдыннан, 5 турдан торучы «Күпмилләтле Татарстан» дип исемләнгән квест оештыра.

 

Онлайн-квест Многонациональный Татарстан

Һәр атна чәршәмбе көнне Халыклар дуслыгы йортының Вконтакте челтәрендәге төркемендә квест биремнәре урнаштырылачак. Биремнәр күпмилләтле республикабыз, ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 75 еллыгы һәм башка темаларга багышлана. Яшь чикләве 12+

Квестта катнашу өчен Халыклар дуслыгы йорты төркеменә кушылырга, 5 турның барлык биремнәрен үтәргә (аларны #ddnt_онлайнквест хештегы буенча табарга мөмкин) һәм төп сүзләрне җыярга кирәк. Алга таба әлеге сүзләрне 26 августка кадәр  төркемдәге «сообщения» буенча юлларга.

27 августта җиңүче билгеләнәчәк, соңыннан бүләкләү тантанасы булачак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch