Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты коллективлары август аенда Татарстан буенча гастроль турга чыга

(31 июль 2019) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективлары 2 нче августтан республика буенча гастроль турга чыга. Алар барлыгы 17 районда чыгыш ясаячак.

Беренче күчмә концертлар Мамадыш һәм Спасс районнарында узачак. Программада Африкалы Оливер Мукенди, тамак төбе белән җырлаучы казах автономиясе вәкиле Базарбай Бикчәнтәев, һинд биюләре башкаручы «Сантош» ансамбле, «Мирас» фольклор ансамбле һәм башкалар.

Таблицада концертлар графигы белән танышырга мөмкин.

Снимок3

Казан артистлары һәм коллективларыннан тыш концертларда җирле ансамбльләр һәм аерым башкаручылар да чыгыш ясаячак. Чарага керү ирекле.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch