Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Болгария кинематографистлары Идел буе Болгары турында фильм төшерергә ниятли

Болгария кинематографистлары Идел буе Болгары турында фильм төшерергә ниятли

admin 17.07.2018

(17 июль 2018) «Доли Медия Студио» иҗат группасы Болгария Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән «Между крестом и полумесяцем» документаль фильмын төшерү буенча әзерлек эшләрен башлаган. Фильм Идел буе һәм Дунай буе Болгары килеп чыгышы турында булачак.

Бу дәүләтчелекләр Бөек Болгар таркалуыннан соң барлыкка киләләр. VII гасырда Идел буе һәм Дунай буенда ике тугандаш дәүләтчелекнең  формалашу тарихы, үсеше, ислам һәм хрестьянлыкны кабул итү турында бәян ителәчәк әлеге фильмда.

Проектның максаты — тарихи яктан ике дәүләтчелек арасында урнашкан толерантлыкны күрсәтү. Чөнки әлеге уңай мөнәсәбәт йөзләгән еллар буенча саклана һәм хәзерге Татарстан һәм Болгария арасында дәвам иттерелә.

Фильмның авторлык группасы июль аеның икенче яртысында Татарстанга да киләчәк һәм Казан Кремле, Болгар, Зөя, Биләр, республиканың башка эре тарихи үзәкләре, Татарстан музейларында төшерү эшләре алып барачак.

Кинематографистлар Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында булырга да планлаштыра.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57