Бүген Казанга көньяк-көнчыгыш Украинадан тагын бер төркем качаклар килүе көтелә

(9 февраль) Республикада Украинадан тагын 28 кешене каршы алып урнаштыру өчен әзерлек эшләре бара. Качаклар Яр Чаллы шәһәрендә вакытлыча яшәү өчен барлык мөмкинлекләре дә булган тору урыннары белән тәэмин ителәчәкләр, дип хәбәр итә Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге. Татарстан буенча Федераль миграция хезмәте идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2014 елның декабренә Республикада Украинадан күчеп килгән 4,5 мең кеше теркәлгән иде. Соңгы вакытларда тагын да көчәеп киткән хәрби конфликт нәтиҗәсендә Россиягә килүче качаклар саны тагын да арта төшкән.

Источник: «Бизнес-онлайн»

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch