Бүген Удмурт республикасы башкаласы Ижау шәһәрендә “Россия милләтенең бердәмлеге” дип исемләнгән төбәк семинары уза

(9 февраль) Россия халыклары Ассамблеясы семинарында Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе урынбасары Сагит Джаксыбаев, Татарстан халыкларының Дуслык Йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов та катнаша.
Семинарны Россия халыклары Ассамблеясы Удмуртиянең милли сәясәт министрлыгы белән бергәләп уздыра. Семинарда Идел буе Федераль округы өлкәләренең милли мәсьәләләр өчен җаваплы дәүләт структуралары вәкилләре катнаша.
Әлеге чара кысаларында милли эшне оештыру, массакүләм мәгълүмат чараларында милли проблемаларны чагылдыру һәм башка темаларга багышланган семинар-тренинглар оештырыла.

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch