Чираттагы онлайн мастер-класста мари биюе

(30 июль 2020) Казан шәһәре Идел буе районының Балалар сәнгать мәктәбе педагог-балетмейстеры, Казан шәһәре марилары оешмасы активисты Мария Тимофеева мари биюе буенча онлайн мастер-класс оештырды. (ВИДЕО)

 

WhatsApp Image 2020-07-30 at 11.13.45

Мари халык биюенә ритмик сурәт, аяк тавышы, кул сыгылмалыгы һәм композицион нигез хас. Еш кына биюче сыны туры һәм тыныч, көчле тыпырдауга карамастан, кискен хәрәкәтсез халәттә. Баш торышы мари биюенең характерына карый һәм хисләрне ачып бирүдә ярдәм итә.

Хатын-кызлар хәрәкәтләре салмак, сыгылмалы, биюгә киңлек һәм кырыслык төсе бирә. Ир-атлар күпкә хәрәкәтчән, алар сыннары белән җиңел иелүләр, әйләнүләр башкара.

Мари халкы биюе башкару характеры, композицион төзелеш һәм лексик нигезе буенча аерыла. Шуңа да ул этник төркемнәргә бүленә: болын, тау һәм көнчыгыш биюе.

Туры эфир барышында мария Тимофеева мари биюенең төп хәрәкәтләрен күрсәтте. Аның сүзләренчә, халык биюе хореография сәнгатендә традицион халык мәдәниятен буыннан-буынга тапшыру буенча иң мөһим алымнарның берсе булып тора.

«Минем фикеремчә, үзешчән сәнгать халык биюен зур сәхнәгә чыргарган. Ул яшь буынны халык хореография культурасына тартуда, халык биюен саклау һәм үстерүдә зур роль уйный.

Халык биюләре буенча онлайн мастер-класста катнашу мөмкинлеге тудырган өчен Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортына зур рәхмәтемне белдерәм, аларга уңышлар телим», — дип сөйләде Мария Тимофеева.

Илдә эпидемиологик хәл урнашу сәбәпле, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективлары вәкилләре туры эфирда онлайн мастер-класслар оештыруны дәвам иттерә. Алдагы мастер-классларны Дуслык йортының социаль челтәрләрдәге битләрендә табарга мөмкин.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch