Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йорты «Россия — минем илем»проектының партнеры булачак

Дуслык йорты «Россия — минем илем»проектының партнеры булачак

admin 04.09.2021

(4 сентябрь 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм «Россия – минем илем» халыкара һәм региональ проект авторы Виктория Отто ике оешма арасында хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Килешүнең максаты – үсеп килүче буынга тынычлык, дуслык һәм татулык кыйммәтләрен аңлаешлы формада трансляцияләү.

«Россия – минем илем» проекты мәдәни дәрәҗәне күтәрүгә, үз иле турында тулы күзаллауны формалаштыруга, аудиториядә Ватанга мәхәббәт, горурлык һәм тугрылык тәрбияләү, милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне ныгыту, яшьләргә патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү, тарихи хәтерне саклау, рус телен саклау, Россия Федерациясе территориясендә һәм чит илләрдә (якын һәм ерак чит илләрдә) яшәүче 11 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге яшьләрдә белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Укучылар белән беренче очрашулар сентябрь ахырында «Дуслык һәм татулык дәресләре» интерактив мәдәни-белем бирү проекты кысаларында узачак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57