(2 ноябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казан һәм Ижевск мәктәп укучыларының «Халык геройлары — ил геройлары» дигән иң яхшы эссе һәм тикшеренү проекты буенча төбәкара конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр. (ФОТО)
Җиңүчеләргә дипломнар һәм электрон техника алу өчен бүләк сертификатлары тапшырылды.
Татарстаннан җиңүчеләр:
- «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» темасына тикшеренү проекты номинациясендә — Вероника Бобровская (32 нче мәктәп, Казан), Әмир Анеев (28 нче Гимназия, Казан), Йосыф Шәңгәрәев (7 нче Лицей-интернат, Казан);
- «Ххалык геройлары – ил геройлары» темасына тикшеренү проекты номинациясендә — Зилә Яхиева (114 нче мәктәп, Казан), Инзилә Галимова (152 нче Гимназия, Казан), Юлия Нечай (23 нче мәктәп, Казан);
- «Сугыш балалары: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» темасына эссе — Илсаф Нургалиев (48 нче мәктәп, Казан), Мәрьям Җәләлова (18 нче мәктәп, Казан), Алсу Мусина (85 нче мәктәп, Казан).
Казан һәм Ижевск шәһәрләренең муниципаль белем бирү учреждениеләре укучылары өчен «Халык геройлары — ил геройлары» төбәкара конкурсы 2020 елның гыйнварында старт алды. Ул Бөек Ватан сугышында күпмилләтле Совет халкы Геройларының батырлыкларын өйрәнүгә юнәлдерелгән һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Конкурс ике этапта узды: беренчел — мәктәпләрдә, ә финал барышында һәр муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе конкурсның мәктәп этабын үткәрү нәтиҗәләре турында (Ижау һәм Казан өчен аерым) үз муниципаль мәгариф идарәләренә хисаплар җибәрде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге