Әнигә багышланган мордва җыры «Амадины» конкурсында Гран-при отты

(31 октябрь 2018) Казанда Россия территориясендә яшәүче төп халыклар өчен туган телдә җыр башкару буенча «Амадины» төбәк конкурсының финалы узды. Конкурс Татарстан гына түгел, ә Россия өчен дә уникаль булды. (ФОТО)

 

«Дөньяны яхшы якка үзгәртергә тырышкан оештыручыларның зур һәм тату командасына чакыру өчен рәхмәтемне белдерәм, — дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре министырның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов. – Һәркем әлеге конкурсны бик тиз үз итте. Татарстанның Халыклар дуслыгы турында аерым әйтеп үтәсем килә. Әлеге оешма шәһәребез, республикабыз һәм тулаем алганда безнең Идел буе федераль округын асылда дуслык урынына әверелдерә. Чөнки нәкъ менә монда, әлеге сәхнәдә мәдәни күптөрлелегебезне күрәбез».

Финал конкурса "Амадины" (31.10.18)

«Амадины» — Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның җыр һәм музыка сәнгатен популярлаштурга юнәлдерелгән яшьләр арасындагы авторлык һәм популяр җырлар конкурсы. Конкурста барлык җырлар да туган телдә башкарыла.

Оештыручылар әйтүенчә, конкурсның төп максаты – милли-мәдәни гореф-гадәтләр һәм музыкаль иҗатны исәпкә алып, Россия халыклары телләрендә җыр сәнгатен презентацияләү өчен яшьләр музыкаль мәйданын барлыкка китерү.

Финал конкурса "Амадины" (31.10.18)

Исегезгә төшерәбез, «Амадины» конкурсы берничә этапта узды. 15 октябрьгә кадәр конкурсантлардан гаризалар кабул ителде. Нәтиҗәдә, Идел буе федераль окгругының 14 төбәгеннән 140ка якын гариза җыелды. Алар Интернет челтәрендә конкурс хэштегы белән эленделәр. Болай эшләү аудиторияне киңәйтергә һәм Россия яшьләрендә туган телләрен саклауга кызыксыну уятырга мөмкинлек бирде.

Сайлап алу биш номинациядә барды: «Халык җырын заманча башкару» (соло, дуэт, ансамбль), «Туган телдә авторлык җыры», «Туган телдә популяр җыр», «Халык җырын заманча итеп музыкаль инструментлар белән бергә башкару» һәм «Ерак һәм якын чит ил вәкилләре башкаруында Россия халыклары телләрендә җыр».

Компетентлы жюри киңәшкәннән соң, финалга 17 катнашучы, шул исәптән 4 коллетив үтте. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе сәхнәсендә чыгыш ясаган финалистлар арасында Татарстан Республикасы, Чиләбе, Тыва Республикасы, Чувашия Республикасы, Башкортостан Республикасы вәкилләре бар иде. Концертка килгән тамашачылар милли тел байлылыгын (татар, рус, украин, керәшен, чуаш, француз, казах, башкорт, тува, нагайбәк һәм мордва) күзәтә алдылар.

Финал конкурса "Амадины" (31.10.18)

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, читтән торып сайлап турлары финалистлары ике көн дәвамында концертның гомуми компетенциясе шартларында үз-үзләрен тәкъдим итү, шулай ук конкурстларның профессиональ күнекмәләрен арттыру буенча мастер-классларда катнаштылар. Мисалга, Марсель Нуриев финалистларга үз-үзләрен кулга алырга һәм буй-сыннарын йомшартырга, Искәндәр Нуризянов стереотиплардан арынырга һәм хис-кичерешләргә ирек бирергә булышты, ә этник җырларның бөтен матурлыгын күрсәтә алу өчен Эльмира Кәлимуллина катнашучыларны дөрес сулыш алырга өйрәтте.

Проект остазлары ролендә Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова; Россия эстрадасы җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Голос» конкурсы финалисты Эльмира Кәлимуллина; «Мураками» Россия рок-группасы солисты Диләрә Ваһапова иделәр.

Финал конкурса "Амадины" (31.10.18)

Конкурсны «Росмолодежь» яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Татарстан Рсепубликасы Яшьләр эшләре министрлыгы булышлыгы белән Казан дәүләт энергетика университеты белән Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе берлектә оештырды. Остазлардан кала жюрида Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, КДЭУ ректоры вазыйфаларын башкаручы беренче проректор Александр Леонтьев һәм Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров та булды.

Финал конкурса "Амадины" (31.10.18)

Номинациядә җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

Гран-при — Юлия Рахманюк («Авай» («Әни») мордва телендә авторлык җыры).

Халык җыры заманча башкаруда – «Зәкәрия» фольклор-инструменталь коллектив (татар халык җыры «Кәрия-Зәкәрия»).

Авторлык җыры – Саломау Джеурисиу Бонде («Казан» җыры рус телендә).

Туган телдә популяр җыр – «Бәйрәм» фольклор ансамбле (татар халык җыры «Әнгери-гери»).

Халык җырын заманча итеп музыкаль инструментлар белән бергә башкару – Вероника Барышникова һәм Алинә Әхмәтшина (нагайбәк халыке җыры «Сөйгән җир»).

Ерак һәм якын чит ил вәкилләре башкаруында Россия халыклары телләрендә җыр – Аркади Погосян (Арно Бабаджанян «Благодарю тебя»).

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch