Фәрит Мөхәммәтшин: «Биредә безнең уртак максат – милләтара тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгыту»

(13 гыйнвар 2021) ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады.

«Танылган сүз осталары, публицистика корифеяләре яңалыкларны «тудырып» яки агымдагы вакыйгаларны чагылдырып кына калмыйлар. Һичшиксез, аларның әдәби кыйммәткә ия булган текстлары көн тәртибен формалаштыра, иҗтимагый кәефкә йогынты ясый, үз позицияңне чагылдырырга этәрә. Ачык, матур тел белән язылган, мисаллар белән бизәлгән һәм теманы тулысынча ачып бирүче материаллар күтәрелгән проблемаларны тирәнтен өйрәнүгә, белем һәм укуга этәргеч бирә, халыкның гомуми мәдәни дәрәҗәсен арттыра», — диелә котлауда.

Шулай ук ул 2021 ел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе турында искәртеп үтте:

«Татарстанда 170 тән артык милләт вәкиле яши. Һәм сезнең өчен бу – массакүләм медиа – аудиторияне шушы халыкларның тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте һәм тел байлыгы, гасырларга сузылган гореф-гадәтләре һәм йолалары белән якыннанрак таныштыру өчен көчле мәгълүмати сәбәп. Биредә безнең уртак максатыбыз – патриотизм, бердәмлек һәм гражданлык хисе формалаштыру, кече һәм зур Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, милләтара тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгыту. Бөтенроссия халык санын алу алдыннан массакүләм мәгълүмат чараларында бу мәсьәләләрне яктырту аеруча актуальләшә бара».

Соңыннан ул иҗади энергия, яңа кызыклы проектлар, объективлык һәм теманы ачуда тирәнлек теләде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch