Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин: «Бөтен эшчәнлегебез нигезендә төрле милләт кешеләрен якынайту ята»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бөтен эшчәнлегебез нигезендә төрле милләт кешеләрен якынайту ята»

admin 04.12.2020

(4 декабрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының чираттан тыш утырышы узды, анда берничә актуаль мәсьәлә каралды. Утырышны Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. (ФОТО)

IMG_9195

Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләренә, Ассамблея җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә пандемия белән бәйле катлаулы чорда актив эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде.

«Без 2020 елга планлаштырылган барлык чараларны да диярлек уздырдык. Аларның кайберләре дистанцион режимда үтте, әмма бу эшнең сыйфатына берничек тә йогынты ясамады. Бөтен эшчәнлегебез нигезендә төрле милләт, дин вәкилләренең якынаюы ята, бу, асылда, җәмгыятебезнең гармонияле үсешен тәэмин итә. Безнең өчен иң мөһиме – халыклар дуслыгы» — дип ассызыклады Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе.

Парламент башлыгы утырыш барышында төбәк милли-мәдәни автономияләр уставын актуальләштерү кирәклеге турында белдерде. Документның федераль һәм региональ законнарга туры килүе мөһим, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

IMG_9381

Утырышта катнашучылар фикер алышу барышында документны актуальләштерү буенча үз тәкъдимнәрен керттеләр. Устав проекты нигез итеп кабул ителде. Барлык тәкъдим-кимчелекләрне искә алып, уставның төгәл проекты әзербулгач, ул төбәк милли-мәдәни автономияләрнең гомуми җыелышларында каралачак.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләренең катнашуы, Татарстан халыклары Ассамблеясенең V хисап-сайлау конференциясенә әзерлек турында фикер алыштылар.

IMG_9410

Ассамблея 2021 елда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган чаралар планын әзерләү өстендә эшли.

«Безнең республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында бу инициатива турында игълан итте. Без бу вакыйгага яхшлап әзерләнергә, һәм аны тиешле дәрәҗәдә уздырырга тиеш», — дип тәмамлады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57