Директор

КАДЫЙРОВ ТИМУР РӘФКАТЬ УЛЫ

1988 елның 28 гыйнварында туган.
Туган урыны: Маргилан шәһәре, Ферган өлкәсе, Үзбәкстан ССР

Белеме:
2006-2011 еллар – Казан дәүләт медицина университеты, теш табибы;
2011-2013 еллар – Казан дәүләт медицина академиясе, ортопедик стоматология белгечлеге буенча ординатура;
2015-2017 еллар – Казан федераль университеты, антропология һәм этнология кафедрасында, халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында магистратура.

Һөнәри эшчәнлеге:
2016-2023 еллар – «Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты» ДБУнең балалар һәм яшьләр белән эшләү бүлеге мөдире;
2014-2016 еллар – «Доктор Цито» ҖЧҖнең коммерция директоры;
2013-2014 еллар – «МНИЦ «Третий глаз+» ҖЧҖнең медицина вәкиле;

Иҗтимагый, сәяси эшчәнлеге:
2014-2023 еллар – «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы» ТЯИО рәисе;
2015-2019 еллар – ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының Мәгариф, мәдәният һәм патриотик тәрбия комиссиясе рәисе;
2016-2019 еллар – ТР Иҗтимагый палатасының этник һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссиясе рәисе урынбасары;
2018 елның 12 гыйнварыннан 2018 елның 31 мартына кадәр – РФ Президенты вазифасына кандидат В.В. Путинның ышанычлы заты;
2020 елның гыйнварыннан – ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары.

Бүләкләре:

  • ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты, Грамотасы, Мактау грамотасы, Мактау көмеш билгесе – яшьләр сәясәте өлкәсендәге казанышлары өчен;
  • Дәүләт милли сәясәте өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерларының Бөтенроссия конкурсының икенче дәрәҗә дипломы;
  • Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның Рәхмәт хаты;
  • РФ Президентын сайлау эшендә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен В.В. Путин имзасы белән Рәхмәт хаты;
  • РФ дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыруга керткән шәхси өлеше өчен Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның Рәхмәт хаты;
  • РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитетының Россия Федерациясендә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты.

Өйләнгән, кызы һәм улы бар.