Ирек Шәрипов: «Бу ел безнең өчен яңа мөмкинлекләр ачты…»

(2 гыйнвар 2021) Яңа елның беренче көннәрендә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык Йорты традицион рәвештә эшкә йомгак ясый. Бу хакта Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәриповтан сөйләвен сорадык. Материалны «беренче зат»тан бирәбез.

3

«Татарстанны еш кына милләтара аралашуның югары культура төбәге дип атыйлар. Бу, чыннан да, шулай, чөнки республика өчен милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклап калу мәсьәләсе төп өстенлекләрнең берсе булып тора. Милли-мәдәни оешмалар, гражданлык җәмгыяте институтлары һәм хакимият органнарының үзара хезмәттәшлегенең төп мәйданы — Татарстанның халыклар Дуслыгы Йорты. Учреждение «Татарстан халыклары Ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасының төп ресурс үзәге, матди-техник базасы булып тора.

Республикада бүгенге көндә Ассамблеянең 26 вәкиллеге, 12 Халыклар дуслыгы йорты һәм үзәкләре эшли.

Татарстан – Россиянең иң күп милләтле төбәкләренең берсе. Республикада 173 милләт вәкиле яши. Ассамблея эшчәнлегенең төп юнәлеше – милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү. Бу – елына 2 меңгә якын чара. Узган ел искәрмә түгел, күп кенә чаралар онлайн форматка күчте. Бу җәһәттән, ел безнең өчен яңа мөмкинлекләр ачты.

Пандемия чоры һәм аның белән бәйле чикләүләр һәркем өчен чын сынау булды. Мөгаен, безнең халык шундый – үзенең иң әйбәт сыйфатларын катлаулы һәм хәтта авыр көннәрдә күрсәтә. Барлык кешеләр өчен дә катлаулы вәзгыять туганда, безнең милли җәмгыятьләр һәркемгә мөмкин кадәр ярдәм итте. Алар тыйнак кешеләр, шуңа да без үзебез аларның эшләренә нәтиҗә ясадык…

Пандемия чорында бушлай барлыгы 6,5 мең саклагыч битлек, 10 тонна азык-төлек, 4 мең азык-төлек җыелмасы таратылган; эшләреннән мәхрүм калган 10 гаиләгә матди яктан ярдәм күрсәтелгән; 10 гаиләгә дарулар сатып алуда һәм алып кайтуда ярдәм ителгән; Татарстан халыклары Ассамблеясеннән битараф булмаган кешеләр ярдәмендә меңләгән чит ил вәкилләре үз гаиләләре янына туган якларына кайтып китте һәм Татарстанга кайта алды. Волонтерлык хәрәкәтенә таҗик, әзербайҗан, вьетнам, үзбәк җәмгыятьләре вәкилләре аеруча актив кушылды.

IMG_8139

Сүз дә юк, Татарстанга акча эшләргә килгән кешеләр аеруча куркыныч зонада булып чыкты. Миграция мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтү безнең өчен өстенлекле эш булып кала, гәрчә 2020 елда мигрантлар саны кимүне күзәтсәк тә. Миграция исәбенә 177,5 мең чит ил гражданы куелган. Бу узган ел белән чагыштырганда 43% ка кимрәк. Мигрантларның күбесе җәмәгать туклануы, туризм, транспорт, төзелеш өлкәләрендә мәшгуль.

Ел дәвамында без Татарстанның халыклар Дуслыгы йортында «түгәрәк өстәл» утырышларын үткәрү тәҗрибәсен дәвам иттек. Аларда гадәттәгечә милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, хакимият органнары, көч структуралары, миграция хезмәте вәкилләре катнаша. Мондый очрашулар вакытында күп кенә бәхәсле сораулар урында, диалог форматында оператив рәвештә хәл ителә. Шулай ук Дуслык Йортында чит ил гражданнарының рус телен белүләрен тану буенча Эчке эшләр министрлыгы комиссиясе утырышлары үткәрелде. Милли-мәдәни автономия җитәкчеләре, үз чиратында, даими рәвештә ватандашлары белән очрашып, аларның эшкә урнашу проблемаларын, консуллык мәсьәләләрен хәл итүдә булыштылар.

Мигранты экзамен

Безнең бурыч – анклавлар, ябык милли-дини җәмгыятьләр булдыруга юл куймау, шуңа күрә без муниципаль берәмлекләрдә дә актив эшләдек, милләтара мәсьәләләрне алып баручы районнар башкарма комитетлары урынбасарларын чакырып, Ассамблея Советының күчмә утырышларын уздырдык. Бүгенге көндә республикада «бер халык – бер тавыш»принцибы буенча Ассамблеядә тәкъдим ителгән 37 халыкның 240 тан артык җирле һәм төбәк иҗтимагый берләшмәләре эшли.

Бу уку елында республикада 135 илдән 18 меңнән артык чит ил студенты белем ала (барыннан да бигрәк Төркмәнстан, Үзбәкстан, Кытай, Казахстан, Таҗикстан, Һиндстан, Мисыр). Без чит ил яшьләрен яңа социомәдәни мохиткә мөмкин кадәр тизрәк җайлаштыру мөһимлеген аңлыйбыз. Автономия җитәкчеләре, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы югары уку йортлары җитәкчелеге белән уку елы башында Дуслык Йортында чит ил студентлары белән очрашулар уздырды. Милләтара каршылыкларны булдырмауның иң яхшы ысулы – яшьләргә бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге бирү, аларны иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү. Без моны эшлибез дә.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыгында эшләп килүче «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәгендә туган телләрне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне өйрәнү мөмкинлеге бар. Мәктәптә 20 милли бүлек, ел саен 400 дән артык бала белем ала. Шулай ук Казан шәһәре мәктәпләре укучылары өчен Дуслык йортында «Дуслык һәм татулык дәресләре» интерактив мәдәни-белем бирү проекты тормышка ашырыла. Дуслык йорты буйлап экскурсиядә йөргәннән соң, милләтара конфликтлар темасына кыска метражлы фильмнар карау өлеше башлана, соңыннан әлеге фильмнар турында интерактив фикер алышу уза, дәрес күпмилләтле концерт белән тәмамлана. Проект Россия Президенты грантлары конкурсында җиңүче булды.

Уроки Дружбы и согласия (12.03.20)

Милли мәсьәләләрне һәм этномәдәни тормышны мәгълүмати яктырту — Ассамблея һәм Дуслык Йорты эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе. 2 мең данә тираж белән «Безнең йорт – Татарстан» журналы чыгарыла. Оешмабызның мәгълүмати интернет-порталы эшли. Бу ведомство сайты гына түгел, ә Татарстанда бөтен этномәдәни хәрәкәтнең бердәм интернет-мәйданчыгы, Ассамблеяга керүче милли-мәдәни оешмалар, муниципаль Дуслык йортлары, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы сайтларын бер мәгълүмати ресурска берләштерүче интернет-портал (барлыгы 44 сайт).

«Россия 24» каналында, милли тапшырулар кысаларында, атна саен «Миллият сорау һәм –  җавап» тапшыруы – Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты һәм «Татарстан» ДТРК уртак проекты чыга. Фикер алышу үзәгендә – милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсе: иҗтимагый берләшмәләр тормышындагы вакыйгалар, кеше хокукларын саклау, миграция законнарын үтәү, милли мәдәниятләрне һәм телләрне саклау һәм үстерү темалары буенча дискуссияләр. Безнең эшнең бу юнәлеше федераль дәрәҗәдә дә билгеләп үтелде.

WhatsApp Image 2020-10-06 at 10.29.50

2020 елда Халыклар дуслыгы йорты Россия халыкларының этномәдәни үсешенә һәм бердәмлеген ныгытуга керткән өлеше өчен Бөтенроссия иҗтимагый премиясе конкурсында «Дәүләт милли сәясәтен мәгълүмати яктан тәэмин итүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә җиңүчеләр арасына керде. Бүләкләү тантанасы Мәскәү шәһәрендә узды.

2021 нче ел безнең өчен үзенчәлекле булачак. Ул Татарстан Президенты тарафыннан «Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы» дип игълан ителде. Ел дәвамында «Без бергә!» республика фестивале, «Театр сезоннары» — Идел буе төбәкләренең милли театрлары тарфыннан төрле телләрдә куелган спектакльләр, Бөтенроссия шигърият фестивале, мәктәп укучылары өчен «Туган тел» әдәби конкурсы, «Туган киңлекләр» Бөтенроссия пленеры, Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре фестивале, телләрне һәм милләтара татулыкны саклау темаларына халыкара конференцияләр уздырырга планлаштырабыз.

Әлбәттә, безнең бренд проектларыбыз да булачак: «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале һәм «Йортыбыз — Татарстан» республика этномәдәни фестивале. Халык биюләре буенча мастер-класслар һәм туган телләр буенча дәресләр кебек яңа проектларыбыз Халыклар дуслыгы йортының социаль челтәрләре аккаунтларында атна саен турыдан-туры эфирлар белән дәвам иттереләчәк. 2020 елда әлеге 50 онлайн-дәресне карауның гомуми саны 90 меңгә якын.

Мондый формат тормыш белән урнаштырылды. Чикләүләр чорында күп кенә чараларны без онлайн һәм офлайн форматта уздырдык, һәм катнашучылар санын арттырдык һәм географиясен киңәйттек. Мәсәлән, без Татарстан халыкларының традицион календарь бәйрәмнәрен үткәрүнең яңа концепциясен һәм форматын кулландык — алар барысы да интернет-мәйданчыкларга, социаль челтәрләргә күчте. Онлайн бәйрәм марафоны рус «Каравон»ы белән башланып китте, аннары мариларның «Семык», мордваларның «Балтай» һәм «Валда шинясь», удмуртларның «Гырон быдтон», чуашларның «Учук» һәм «Уяв», славяннарның «Иван Купала», татарларның «Сабантуй»ы белән дәвам иттерелде, керәшеннәрнең «Питрау»ы белән тәмамланды.

Семык

Һәр бәйрәмгә мастер-класслар, онлайн-лекцияләр, семинарлар кертелгән иде, анда теләүчеләр төрле халыкларның традицион ризыкларын әзерли, уенчыклар ясый, милли кием тегә, үз халкының танылган вәкилләре белән туры эфирда аралаша, бәйрәм тарихы һәм традицияләре турында тулырак белә, бәйрәм концертын карый алдылар. Вконтакте, Инстаграм һәм Сыйныфташлар кебек аккаунтларны анализлау нәтиҗәләренә күз салсак, беренче тапкыр Этномәдәни хәрәкәткә мәгълүматны еш кына нәкъ менә интернеттан алучы яшьләр күпләп кушылган.

Барлык бәйрәмнәр буенча үткәрелгән чаралар саны якынча 4,5 меңне тәшкил итте. Онлайн-форматта бәйрәм чараларында катнашучылар һәм карау саны 3 миллион 280 меңне тәшкил итте. Шул ук вакытта, гадәтләнгән офлайн-форматта, ел саен Идел буе халыкларының барлык бәйрәмнәрендә катнашучылар саны уртача 200 мең кешене тәшкил итә. Нәтиҗәдә, аудиториянең 15 тапкырга артуын күрәбез. Яңа онлайн-мәйданчыклар бик кирәкле булып чыкты һәм үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Татарстан халыклары Ассамблеясенең «Идел буе халыкларының онлайн-форматтагы бәйрәмнәр калейдоскобы» проекты милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы практикаларның III Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.

Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсе өчен яңа ел тагын да үзенчәлекле булачак, чөнки пандемия аркасында күчерелгән Бөтенроссия халык санын алу оештырылачак. Ул апрель аенда старт ала. Республиканың, илнең санлы һәм милли составын төгәл аңлау, тулаем алганда, үсешнең киләчәк ориентирларын, дәүләт милли сәясәте кысаларында яңа социаль программаларны билгели һәм бу бик мөһим.

Милләтара тынычлык һәм татулык – һәрберебезнең көндәлек эше, һәм бары тик шундый уртак системалы эш кенә безнең күпмилләтле республикада, илебездә Халыклар дуслыгын сакларга мөмкинлек бирә.

Барыгызны да Яңа ел белән! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, тынычлык һәм татулык телим!

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch