Казанда Айсинә Булычева истәлегенә Дуслык дәресе узды

(5 апрель 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Дуслык һәм татулык дәресе» проекты кысаларында узучы чираттагы чара Айсинә Булычева истәлегенә багышланды. Айсинә 2014 елдан бирле оештырылучы әлеге проектның беренче йолдызчыгы иде.

Ул вакытта Айсинә Казан шәһәренең җиденче сыйныф укучылары өчен куелган «Кар бөртеге маҗаралары» мюзиклының төп герое булды. Моннан тыш кызчык кечкенә вакытыннан Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты чараларында актив катнаша иде.

Нәтиҗәдә ул үзенчәлекле кешеләр өчен оештырылган «Облачко» театры режиссеры һәм илһамчысы булды. Алар бергәләшеп Казан шәһәренең балалар йортлары һәм интернатларында спектакльләр куеп йорделәр.

«12 яшьлек кыз үсешендә тайпылышлар булган балалар белән эшләү өчен үз студиясен булдырды. Без дөньяда моңа охшаш башка очракны белмибез», — дип сөйлиләр һәлак булган кызның якыннары.

Фаҗига 10 март көнне булды. Транспорт чарасын йөртү хокукын алдырган ир-ат башка автомобильләрне автобус юлыннан узып, югары тизлектә светофорның кызыл төсенә чыгып китә. Бу вакытта ул спиртлы эчемлек кулланган һәм чит кешенең автомобилендә була. Ир-ат җәяүлеләр кичүеннән чыгып барган кызны бәрә һәм фаҗига урыныннан югала. Тугыз көн дәвамында Айсинә Булычева үзе, табиблар, якыннары, дуслары, танышлары яшәү өчен көрәштеләр. Ләкин 19 март көнне аңына килә алмыйча кызчык якты дөньядан китеп барды.

1 апрель көнне Айсинәгә 16 яшь тулган булыр иде…

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch