Казанда Җиңү көненә багышланган видео төшерелде

(26 апрель 2019) Проект ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәният һәм фән министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырылды. Анда 300дән артык кеше катнашты.

 

Видео төшерү барышында балалар, яшьләр һәм олылар катнашты, алар сугыш елларының иң популяр җыры «Катюша»ны башкардылар.

3c91873e-71e6-4411-a184-9db2fc1f198b

Катнашучылар арасында милли киемнәр кигән Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты коллективлары да бар иде. Төрле милләт вәкилләре ачы сугыш елларындагы күпмилләтле халык бердәмлеген гәүдәләндерде.

5acaaccb-23e4-4f91-9955-2187c7773130

Видеода төп рольне Бөек Ватан сугышы ветераны башкарды. Балалар аның күкрәгендә тезелеп киткән медальләрне зур игътибар һәм кызыксыну белән карадылар, ветеранга Бөек Җиңү һәм тынычлык өчен рәхмәт әйттеләр.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch