Казанда Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм чарасы узды

(22 июль 2021) Мәрҗани мәчете белән берлектә мәчет территориясендә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты бәйрәмнең төп партнерлары булдылар.

Чарада Ассамблея һәм Дуслык йорты составында эшләп килүче «Айбагыр» керәшен коллективы, әрмән башкаручысы Ангелина Агекян, чечен коллективы, «Миринэ» корея бию ансамбле, үзбәк һәм әрмән җыелма җыр ансамбле чыгыш ясады.

Бәйрәмдә балалар өчен мастер-класслар, милли уеннар белән мини-сабантуй оештырылды. Оештыручылар Дуслык йорты коллективына югары бәя бирделәр һәм хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерделәр.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch