Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Мәдәният бизәкләре» этноконфессиональ фестивале узачак

Казанда «Мәдәният бизәкләре» этноконфессиональ фестивале узачак

admin 03.09.2021

(3 сентябрь 2021) 11 сентябрь көнне Галиәсгар Камал театры каршындагы фонтан яны мәйданында «Мәдәният бизәкләре» этноконфессиональ фестивале узачак. Фестиваль республикада инде берничә ел билгеләп үтелә торган Милли кием көненә багышланган.

Концертта Идел буе, Себер, Кавказ, Урта Азия, Африка, Көньяк-Көнчыгыш Азия халыкларын тәкъдим итүче Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык Йорты коллективлары һәм аерым башкаручылары катнашачак. Фестивальнең хедлайнерлары – Чуаш Республикасының атказанган артисты Алексей Московский, таҗик, иран һәм рус җырларын популяр башкаручы Парвина Озоди, Сарансктан «Морденс» арт фолк-төркеме, Ижаудан «Шулдыр Жыт» эстрада ансамбле, Самарадан «Эт’русски» этно-фолк төркеме, шулай ук Илсөя Бәдретдинова булачак.

Фестиваль дәвамында 3D-фотозона, Татарстанның төрле халыклары киемнәрен киеп карау мөмкинлеге белән махсус бүлмә булачак. Шулай ук фестивальдә халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе, этномаркет, республиканың традицион конфессияләр мәйданчыгы һәм фудмаркет эшләячәк. Моннан тыш бәйрәмдә 21 нче гасыр милли киемнәре күрсәтеләчәк.

Онлайн-трансляцияне «Рәсми Татарстан» аккаунтында карарга була. Фестиваль 14:00 сәгатьтә башлана.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57