Казанда Татарстан Республикасы телләре туындагы законнарны гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр

(22 гыйнвар 2020) Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Совет утырышында катнашты.

print_6101839_4395989

Чара ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислеге астында Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Утырыш президиумына ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сафаров, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Айрат Зарипов керде.

print_6101839_4395993

Татарстан халыклары Ассамблеясеннән утырышта Ассамблея Советының башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстан яһүдләренең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Александр Вельдер, Татарстан удмуртларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Андрей Герасимов, Казан шәһәре грузиннарының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Маринэ Хухунашвили, Татарстан мордваларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Наталья Сабитова, Казан шәһәре мариларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Людмила мусихина, ТР Дәүләт Советы депутаты — Татарстандагы чуашлар милли-мәдәни автономиясе Дмитрий Самаренкин һәм Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская катнашты.

print_6101839_4395987

Үз чыгышында ТР Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, республика хакимияте башкарма органнарының 2019 елда кабул ителгән барлык норматив актлары ике дәүлә телендә басылган, дип белдерде. 2018 елда мондый актларның күләме 94% иде. Муниципаль актлар өлешендә дә бу күрсәткечнең алга китүе билгеләп үтелде. 2018 елда татар теленә 28% документ тәрҗемә ителгән булса, уган елны 86% тәрҗемә ителгән.

2019 елда дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына килгән 116 меңнән артык мөрәҗәгатьнең 2 меңе татар телендә. Барлык мөрәҗәгатьләргә дә җавап тиешле телдә бирелгән. Моннан тыш, 2019 елда гражданлык хәле актлары дәүләт теркәвенә алу буенча рус һәм татар телендә 182,5 таныклык рәсмиләштерелгән. Аларның барысы да татар һәм рус телендә мәгълүмат бирә. Шулай ук узган елны дәүләт һәм җирле акимият органнары сайтларында 106 меңнән артык мәгълүмати хәбәр урнаштырылган. Алар ике дәүләт телендә язылган.

ТР Төшелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев үз чыгышында, муниципаль берәмлекләр биргән мәгълүматка караганда, 2019 елда барлык урам күрсәткечләренең дә ике дәүләт телендә язылышы 100%ны тәшкил итә, дип сөйләде. Әмма 2019 елда ТР Дәүләт торак инспекциясе торак йортларда адрес күрсәткеченең ике телдә язылышын тикшергәннән соң, кайбер районнар биргән мәгълүматларның төгәл булмавын ачыклаган. Мисалга, Актаныш, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Мөслим районнарында адрес атрибутикасы закон таләпләренә туры килми.

print_6101839_4396017

Бүгенге көндә Татарстан территориясендә 11 мең 925 юл билгесе исәпләнә. Аларның 8меңгә якыны, ягъни 67%ы, ике дәүләт телендә. Бу хакта ТР Тарнспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әйтте. Узган елны 828 юл билгесенең барысы да рус һәм татар телендә урнаштырылса, бүгенге көндә тагын 5 меңне алыштырырга кирәк. Барлык билгеләрне урнаштыру һәм алыштыру өчен якынча 191 млн сум акча кирәк, дип сөйләде Ленар Сафин.

Республиканың муниципаль берәмлекләрендәге пассажир транспортының хәрәкәттә булган составы рус һәм татар телендәге автоинформатор белән тәэмин ителгән. Ике телдәге мәгълүмат белән тәэмипн ителгән транспорт инфраструктурасы объектлары өлеше арткан: 2018 елда 52% улса, 2019да — 63,5%.

Ленар Сафин сүзләренә караганда, бүгенге көндә ПАО «Аэрофлот» белән килешү төзелгән: комания үз һава судноларының берсенә танылган татар шагыйре Муса Җәлил исемен кушачак.

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү  министры урынбасары Радик Гисмятов, республиканың дәүләт хакимияте органнары ай саен рус телендә чыгучы барлык яңалыкларны татар теленә тәрҗемә итәләр, дип сөйләде. 2019 ел нәтиҗәләре буенча, 32 сайтта 26 меңнән артык хәбәр эленгән. Муниципаль берәмлекләр сайтларында ике дәүләт телендә 85 меңгә якын хәбәр куелган. Тәрҗемә итү — 99%. Узган елны әлеге күрсәткеч 77% кына иде. Бу юнәлештә Яр Чаллы, Тәтеш, Саба, Югары Ослан, Әлки һәм башка кайбер районнар әйбәт эшли.

Утырыш ахырында катнашучылар Дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру буенча Әлмәт һәм Балык Бистәсе районнары вәкилләре докладларын тыңлады.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch