Казанда Татарстанның төбәк хезмәттәшлегенә һәм үсешенә ярдәм төбәк иҗтимагый фонды утырыш узды

(6 февраль 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстанның төбәк хезмәттәшлегенә һәм үсешенә ярдәм төбәк иҗтимагый фондының Попечительләр советы утырышы узды. (ФОТО)

1

Утырыш Президиумы составына «Бердәм Россия» БСП ТТБ Секретаре — ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Бердәм Россия» БСП ТТБ Секретаре урынбасары — Татарстанның төбәк хезмәттәшлегенә һәм үсешенә ярдәм төбәк иҗтимагый фонды Президенты — ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков һәм ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин керде.

2

Утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, «Бердәм Россия» БСП ТТБ Секретаре урынбасары — ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Кондратьев, ТР Дәүләт Советы депутаты — «Ак Барс» Холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, ТР Дәүләт Советы депутаты — «Казан май комбинаты» АҖ директорлар Советы рәисе Дмитрий Самаренкин, шулай ук профильле комитетлардан башка ТР Дәүләт Советы депутатлары, Фонд әгъзалары катнашты.

3

Чара барышында катнашучылар Фондның узган ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясадылар, көн мәсьәләләре чишелеше буенча фикер алыштылар, 2020 елга чаралар планын карадылар, берничә чыгыш тыңладылар.

4

Утырыш кысаларында ТР Дәүләт Советының VI чакырылыш депутатларын сайлау буенча сайлау кампаниясен уңышлы үткәрүгә керткән шәхси өлешләре өчен «Бердәм Россия» БСП ТТБ әгъзаларын котладылар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch