Казанда Туган телләр елына багышланган архив документларын тәкъдим иттеләр

(14 гыйнвар 2021) Татарстан Республикасына эш визиты белән килгән Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Юрасов бүген Казан муниципаль архивында булды. Бу хакта Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Юрасов ТР архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова белән бергә Казан муниципаль архивында булдылар. Алар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган архив документлар җыелмасы белән таныштылар», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Андрей Юрасов Казанга ТР архив эше буенча Дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашу өчен килде. Анда катнашучылар ведомствоның узган елдагы төп эш юнәлешләре турында фикер алышачак һәм Яңа елга планнар һәм бурычлар билгеләячәк. Коллегия эшендә күрше төбәкләрдән килгән кунаклар катнашачак. Мисалга, Ханты-Манси автономияле округы вәкилләре архив учреждениеләре эшен оештыру буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Ә Казан дәүләт мәдәният институты вәкилләре Татарстан башкаласында булачак архивчыларны әзерләү турында сөйләячәкләр.

Татар-информ материалы тәрҗемәсе

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch