Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Казанлы булу» ничек икәнен төрле милләттәге 39 кеше сөйләячәк

«Казанлы булу» ничек икәнен төрле милләттәге 39 кеше сөйләячәк

admin 07.08.2021

(7 август 2021) Казанда шәһәр Мэриясенең Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында тормышка ашырылучы «Казанлы булу» проекты старт алды. Проектның авторы һәм кураторы – Татарстанда һәм аннан читтә танылган мәдәният эшлеклесе Артем Силкин.

«Казанлы булу» – ул Казанда яшәүче төрле милләт вәкилләре турында 39 хикәя.

«Кемдер шәһәргә күптән, ә кемдер әле күптән түгел генә килгән. Әмма барлык геройларны бер нәрсә – Казанга мәхәббәт берләштерә. Кемгәдер шәһәрнең динамик үсеше ошый, кемдер аның халык өчен уңайлы булуын билгели», – дип сөйләде проект авторлары.

Геройлар арасында Татарстан башкаласында яшәүче милли-мәдәни автономия активистлары һәм лидерлары да бар. Проектның нәтиҗәсе булып, август ахырында Бауман урамында узачак фотокүргәзмә торачак.

Чарада катнашучылар танылган Казан фотографы Евгений Канаев тарафыннан эшләнгән фотопортретларны күрә, шулай ук геройлар өчен «Казанлы булу» төшенчәсенең нәрсә турында сөйләвен чагылдырган текстларны укый алачак.

Күргәзмәне оештыручылар Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йортына проектны чынга ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәләр.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57