Керәшеннәрнең “Туым Җондызы – Рождественская звезда – 2015” конкурс–фестивале уздырыла

(22 декабрь) Зәйдә керәшен яшьләре җыр конкурсына чыга.  Татарстанда керәшен җырларын иң оста яшь башкаручыларның “Туым Җондызы – Рождественская звезда – 2015” конкурс–фестивале үткәрелә. Аның сайлап алу турлары республиканың 5 төбәгендә уза. Иртәгә, 23 декабрь көнне сәгать 11дә, Зәйнең “Энергетик” мәдәният сараенда Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга шәһәрләре, Сарман, Мөслим, Тукай районнарыннан яшь башкаручылар чыгышы ясаячак, дип хәбәр итә «Зәй офыклары» газетасы.

кряшен

Конкурста 5 яшьтән 30 яшькә кадәрге җырчылар (яшьләренә карап өч төркемдә) осталыкларын күрсәтәчәк. Җиңүчеләр “Этник вокал” “Халык җыры”, “Фольклор – эстрада вокалы”, “Фольклор ансамбль”, “Вокаль ансамбль” һәм “Вокаль–инструменталь ансамбль” номинацияләрендә билгеләнәчәк.

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch