Халыклар дуслыгы йорты бәйрәм чараларына көтеп кала

(1 гыйнвар 2019) Яңа ел ялларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты күңелле бәйрәм чараларына чакыра.

«Калсон. Тагын шаяра» яңа ел спектакле

  • 2 һәм 5 гыйнвар көнне 13:00 һәм 16:00 сәгатьтә;
  • 3 гыйнвар көнне 10:00, 13:00 һәм 16:00 сәгатьтә;
  • 4 гыйнвар көнне 16:00 сәгатьтә;
  • 6 гыйнвар көнне 10:00 сәгатьтә.

Аудитория 0+.

Тәрбия бирүче әкияти куелыш төшенкелеккә бирелмәскә, һәрнәрсәдә яхшылык кына күрергә, каршылыкларны Карлсон кебек кызыклы ысуллар белән җиңеп чыгарга өйрәтә. Спектакльдә планшетлы курчакларның актерларча уйнавын күрергә мөмкин булачак.

Бәясе 400 сум.

«Рождественские встречи с Оберегом» фольклор бәйрәме

7 гыйнвар көнне 17:30 сәгатьтә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Рождественские встречи с Оберегом» фольклор хәйрия бәйрәме узачак.

17:00 сәгатьтә 4 катның холлында саклагыч курчаклар һәм раштуа тәм-томнары күргәзмәсе ачылачак. Бәйрәм программасы ике өлештән торачак. 17:30 сәгатьтә «Царь Ирод» спектакле күрсәтеләчәк. Ә 18:00 сәгатьтә «Оберег» һәм «Духов День» ансамбльләре, шулай ук украин һәм грузин ансамбльләре катнашында концерт узачак.

Керү ирекле.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch