«Мәдәниятләр мозаикасы» фестиваленә әзерлек ахырына якынлаша

(2 сентябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында үткән киңәшмәдә «Мәдәниятләр мозаикасы» Республика этноконфессиональ фестиваленә әзерлек эшләренә нәтиҗә ясадылар. Чара 5 сентябрь, шимбә көнне Казан шәһәрендә үтәчәк.

Чара өчен җаваплы булган оешмалар һәм ведомстволар вәкилләре катнашындагы әлеге киңәшмә кысаларында сценарийга соңгы үзгәрешләр кертелде, техник хезмәтләрнең әзерлеге тикшерелде, һ.б.

photo_2020-09-02_12-59-33

Фестиваль берьюлы берничә мәйданчыкта һәм бер үк вакытта ике форматта үтәчәк: онлайн — «Штаб» креатив индустрия резиденциясе һәм офлайн — Казан шәһәренең Иске татар бистәсе территориясендә. 5 сентябрь көнне онлайн өлеш 13:00 сәгатьтә, офлайн өлеш 14:00 сәгатьтә башланачак.

photo_2020-09-02_12-59-41

Фестивальнең оештыручылары: Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе.

Мәгълүмат үзәге

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch