Мәскәүдә “Татарстан якташлыгы”н гамәлгә куючылар утырышы узды

(23 декабрь) Утырышта 2015 елның беренче ярты елына чаралар планы буенча фикер алыштылар. Мәскәүдә, ТРның РФ дәге Тулы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә “Татарстан якташлыгы” төбәк иҗтимагый оешмасын гамәлгә куючылар утырышы узды.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары — ТРның РФ дәге Тулы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм “Татарстан якташлыгы” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Россия Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштыру хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева катнашты, дип хәбәр итә ТРның РФ дәге Тулы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Бу 8 ноябрьдә оешманың гамәлгә куючылар утырышы узганнан соң “Татарстан якташлыгы” төбәк иҗтимагый оешмасын гамәлгә куючылар һәм җитәкчесенең беренче утырышы. Искәртеп узабыз ул җыелышта ТР Презиленты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук 500 дән артык сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, төрле тармак белгечләре, фән һәм мәдәният эшлекләре катнашкан иде. Алар төбәк белән тарихи яктан бәйле, әмма хәзер Мәскәүдә яшиләр. Оешма Татарстанның тарихына, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаучыларны җәлеп итү максатыннан оештырылган.

москва

Бүгенге утырышта 2015 елның беренче ярты елына чаралар планы буенча фикер алыштылар. Акцияләр ТРның РФ дәге Тулы Тулы вәкаләтле вәкиллеге белән бергә үткәреләчәк. Алар арасында Мәскәүдә Татарстан һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның юбилей концерты, яшьләр форумы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне һәм Ватанны саклаучылар көне, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме, Җиңү көненә багышланган чаралар һ.б. бар.
Очрашуда “Татарстан якташлыгы”н гамәлгә куючылар катнашты: “Холдинг Прогресс” ЯАҖ Директорлар советы рәисе киңәшчесе Наталья Ганиева, “Продсервис” ЯАҖ генераль директоры Анатолий Козлов, “Татинвестпроект” ҖЧҖ генераль директоры, запастагы 1 ранг капитаны Фоат Солтанов, ТРның РФ дәге Тулы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы рәисе Эмиль Фәйзуллин, педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия мәгариф академиясе хәбәрчесе Фәрис Харисов, РФ Сәламәтлекне саклау министрлыгының Россия медицина илкүләм тикшерү университеты ректоры киңәшчесе, профессор Александр Царегородцев.

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch