Миңнеханов: «Бу спорт бәйрәме генә түгел, ә халыклар дуслыгы символы да»

(27 июль 2021) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең I уеннарын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Видеоэлемтә режимында узган очрашуда РФ Спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров та катнашты.

1_n1997267_big

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Уеннарга әзерлек финиш сызыгына якынлаша.

«Бу спорт бәйрәме генә түгел, ә уртак тарих, мәдәни һәм рухи кыйммәтләргә бәйле халыклар дуслыгы символы да», – диде Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, БДБ илләре уеннарын уздыру катнашучы илләрнең спорт һәм мәдәни потенциалын арттырырга, илләр арасында күп яклы диалогны саклау һәм үстерү өчен нәтиҗәле мәйданчык булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Мондый ярыш беренче тапкыр үткәрелә. Бу – бик зур җаваплылык. Һәрвакыттагыча безгә чараны иң югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк», – дип ассызыклады ТР Президенты.

Азат Кадыйров үз чиратында билгеләп үткәнчә, бүген БДБ илләре арасында спорт хезмәттәшлеген ныгытуга зур игътибар бирелә.

«Ярышлар бик зур кызыксыну уята. Уеннар күчерелде, әмма хәзер барысы да әйбәт булыр, дип өметләнәбез. Спорт программасы бай һәм кызыклы булырга охшаган. Шулай ук эшлекле чаралар да планлаштырылган», – диде Россия Спорт министрының беренче урынбасары.

ТР Спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, БДБ илләренең беренче Уеннары Казанда 2021 елның 4-11 сентябрендә узачак. Программа 16 спорт төрен үз эченә ала: бадминтон, баскетбол 3х3, бокс, билбауларда килеш көрәш, дзюдо, каратэ, көрәш, өстәл теннисы, пуля белән ату, самбо, спорт көрәше, стендка ату, тай боксы, бию спорты, футбол («футзал»), нәфис гимнастика. Спортның һәр төре өчен яшь чикләүләре төрле, әмма уеннарда катнашу өчен 14-23 яшьлек спортчылар чакырылган.

Уеннарга әзерлек соңгы ел дәвамында катлаулы санитар-эпидемиологик хәлләргә һәм илләр арасында һава юлларына бәйле булды. Бүгенге көндә Уеннарда катнашучы 10 ил, 1,5 мең спортчы һәм команда составында 600 рәсми зат катнашыр дип көтелә. Барлыгы 184 комплект медаль уйнатылачак. Ярышлар барышында 11 спорт корылмасы җәлеп ителәчәк. Кунаклар яшәү өчен төп объект Универсиада Авылы булачак.

Министр билгеләп үткәнчә, булачак Уеннарның логотибы – бәхет кошы, рәсми талисманы – Барс булачак. Шул ук стилистикада катнашучылар өчен медальләр һәм истәлекле сувенирлар да тәкъдим ителәчәк.

Оештыру комитеты әгъзалары шулай ук спорт объектларын әзерләү, куркынычсызлыкны тәэмин итү, спортчыларның һәм кунакларның яшәү шартлары, Уеннар вакытында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Уеннарга әзерлек оештыру комитеты җитәкчелегендә алып барыла, аны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкли. Федераль оештыру комитеты утырышы 2021 елның 4 августына планлаштырылган.

ТР Президенты

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch