«Могҗизалар кыры» тапшыруының Яңа ел чыгарылышын онлайн карарга мөмкин

(12 гыйнвар 2021) Леонид Якубович белән «Могҗизалар кыры» тапшыруының Яңа ел чыгарылышында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының «МираЅ» инструменталь ансамбле катнашты. (ВИДЕО)

 

Ансамбль, вокалчы Рөстәм Насыйбуллин белән бергә, өченче өчлектә катнашучы уенчы, Арча районының Шекә авылында яшәүче Ләйсән Хәмитовага ярдәм итеп чыгыш ясады.

Тапшыру барышында башка музыкаль коллективлардан да рус һәм удмурт телләрендә әсәрләр яңгырады.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch