Ассамблея һәм Дуслык Йорты
(5 март 2021) Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең мари бүлеге укытучысы Алена Токташова мари теле буенча беренче онлайн-дәрес үткәрде. Телләр буенча дәресләр циклы Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза.
(5 март 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Чит ил студентлары» юнәлеше буенча республика түгәрәк өстәле утырышы узды. Чараны Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе һәм ТР Студентлар лигасы оештырды.
(3 март 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 13 март көнне Кремль яр буенда узачак славян халыкларының «Май чабу» республика бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча оештыру киңәшмәсе узды.
(3 март 2021) Казанның 4 нче гимназия-интернатында Халыклар дуслыгы фестивале узды. Анда хөрмәтле кунак сыйфатында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашты.
(2 март 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз» республика бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру киңәшмәсе узды. Бәйрәм 21 мартка билгеләнгән.
(2 март 2021) Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары Фестивале гала-концерт белән тәмамланды. Төп призны Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең «Жемчужинки» күпмилләтле вокаль ансамбле яулады.
(1 март 2021) Беренче милли канал эфирында «Ресурслы мохит»Бөтенроссия проектының йомгаклау түгәрәк өстәле узды. Татарстаннан спикерлар булып ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова һәм төрки халыкларның «Байга» этно-спорт фестивале җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин чыгыш ясады. (ВИДЕО)
(27 февраль 2021) Чираттагы дәрес Казан шәһәре Вахитов районының 39нчы номерлы мәктәбендә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән үтте.
(25 февраль 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «РФ халыкларының мәдәниятен саклап калуның уңай тәҗрибәсе: төбәк аспектлары» темасына түгәрәк өстәл узды. Очрашу онлайн һәм офлайн режимда узды. (ФОТО)
(21 февраль 2021) Халыкара туган тел көнендә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында республика халыкларының «Панорама» кинофестивален ачу тантанасы узды. (ВИДЕО)