Яңалыклар

Новое-изображение

Чыңгыз Айтматов: Бөек солдат, бөек шагыйрь –Муса Җәлилне тудырган татар халкы алдында баш иям

(13 февраль) Русия күп милләтле һәм төрле динле халыклар тарафыннан үз җирләре нигезендә оешкан федератив дәүләт. Рус дәүләтенең иминлегенә куркыныч янаган чорлар да, аның бәйсезлеген саклап калу өчен барган канлы сугышларда да, славян халыклары белән бергә төрки халыклары да Ватан бәйсезлеге өчен гомерләрен корбан иткәннәр.

Snimok

Йошкар-Олада — «Зәңгәр шәл»

(12 февраль) 24 февральдә Мари иле башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенең йөзек кашы спектакле Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәлен» күрсәтәчәк.

пастернак

Б.Пастернакның Чистайдагы мемориаль музеенда «Иҗатка биреп күңел…» конкурсы башланды

(12 февраль)  Б.Пастернакның Чистайдагы  мемориаль музеенда  шагыйрьнең 125 еллыгына һәм аның Чистайдагы музее ачылуга 25 ел тулуга багышланган «Иҗатка биреп күңел…» конкурсы башланды. Шушы тантаналы акция белән музей Россиядә Әдәбият елын ачып җибәрә.

shakirov_ilgam_gilmutdinovich

Татар халкының моңлы улы Илһам Шакировның 80 яшьлек гомер бәйрәме җитә

(12 февраль)  15 февраль көнне  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Илһам Шакировның юбилей кичәсе була. Шул уңайдан булачак концерт программасында танылган артистлар катнашуы көтелә.

челны

Халыкара Туган тел көненә Чаллыда шәһәр фестивале уздырыла

(12 февраль) Яр Чаллыда “Нур” һәм “Орион” яшьләр үзәкләре, шәһәрнең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә, Халыкара Туган тел көненә “Чаллы – Татар” дигән шәһәр фестивале үткәрә.

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch