Россия
(1 март 2021) Беренче милли канал эфирында «Ресурслы мохит»Бөтенроссия проектының йомгаклау түгәрәк өстәле узды. Татарстаннан спикерлар булып ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова һәм төрки халыкларның «Байга» этно-спорт фестивале җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин чыгыш ясады. (ВИДЕО)
(25 февраль 2021) «Тоталь диктант» акциясен оештыручылар Халыкара туган тел көне уңаеннан «Укыйбызмы?» флешмобын башлап җибәрде. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
(20 февраль 2021) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова һәм төрки халыкларның «Байга» Этноспорт фестивален оештыручы Фәрит Нәбиуллин «Ресурслы мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган тапшыру чыгарылышын яздыруда катнашты.
(15 декабрь 2020) Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе урынбасары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Россия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан Дуслык йортларының уртак проектларын эшләү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.
(13 ноябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Коми Республикасың Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Алексей Сандригайло булды.
(12 ноябрь 2020) Быел онлайн-форматта узган «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясенең оештыручылары беренчел нәтиҗәләр ясады.
(11 ноябрь 2020) Онлайн форматындагы түгәрәк өстәлдә милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы практикларның III Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Татарстанның алты проекты конкурсның финалистлары һәм җиңүчеләре дип танылды.
(3 ноябрь 2020) Мәскәүдә «Милләт горурлыгы» Россия халыкларының этномәдәни үсешенә һәм бердәмлеген ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен Беренче Бөтенроссия иҗтимагый премиясен тапшыру тантанасы узды. Ике номинациядә Татарстан вәкилләре бүләкләнде.
(3 ноябрь 2020) Мәскәү вакыты белән 0:01 сәгатьтә «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе старт алды. Рәсми сайтта биремнәр үтәп, теләге булган һәр кеше акциягә онлайн кушыла ала.
(29 октябрь 2020) «Браво Метехи» грузин ансамбле социаль челтәргә танылган «Туган як» җырын татар телендә башкарган видеотасмасын элгән.