Рөстәм Миңнеханов: Рус теле заманында Россиядәге милли телләрнең үсешенә тәэсир ясаган

(6 июнь, 2016 ел) 6 июньдә Халыкара рус теле көне буларак билгеләп үтелә торган Александр Пушкин туган көндә Казанда шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Һәйкәл янында узган Шигърият бәйрәмендә Пушкин һәм аңа багышланган шигырьләр рус, татар, чуаш телләрендә яңгырады.

12a968f2b8bf6d98b747c851db721fc6_L

Бөек рус шагыйре Александр Пушкин (1799–1837) тууына 217 ел тулды. Бу көнне Татарстан башкаласы Казан үзәгендә, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы Пушкин һәйкәленә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Казан мэры Илсур Метшин, һәм, әлбәттә, язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, рус теле һәм әдәбияты укытучылары, шагыйрьнең иҗатын сөючеләр чәчәкләр китерде.

Казанда Пушкинга һәйкәл 1956 елда ачыла, шул чордан ел саен шагыйрь туган көндә биредә Шигърият бәйрәмнәрен оештыру матур гадәткә кергән. Пушкинның Казанга килүе мәгълүм, ул XVIII гасырның икенче яртысында Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы тарихын өйрәнү өчен 1833 елда бу якларда булган, әлеге вакыйгаларны хәтерләгән кешеләр белән очрашкан.

Һәйкәл янында узган Шигърият бәйрәмендә Пушкин һәм аңа багышланган шигырьләр рус, татар, чуаш телләрендә яңгырады. Халыкара рус теле көне белән Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тәбрик итте.

“Пушкин таныткан рус теле дөньяда бик күп халыкларга аралашу-аңлашу мөмкинлеге бирә. Заманча рус теленә нигез салган шагыйрьнең иҗади мирасының әһәмияте елдан-ел арта”, – дип министр урынбасары Пушкин иҗатыннан аерылмаска өндәде.

21DSCF4656

Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары Ирина Александровская, Халыкара рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе секретариаты директоры Александр Коротышев Пушкинның туган көне һәрвакыт рус теле һәм әдәбияты укытучылары, язучылар, галимнәр эшчәнлегенә илһам бирүен ассызыклады. Татарстан Язучылар берлегенең рус әдәбияты бүлеге җитәкчесе, шагыйрә Лилия Газизова да Пушкин белән бер көндә туган икән: 44 яшен тутырган шагыйрә Лилия Газизова, шулай ук Казанның “Белая ворона” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Наилә Ахунова, иҗади бәйгеләр лауреаты Александра Кашина, Ольга Журавлева, Наталья Михеева, Николай Прокофьев үзләренең шигырьләрен укыды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рафис Корбан Пушкинның танылган “Я помню чудное мгновенье…” шигырен татарчага тәрҗемә иткән, аны ул бәйрәм кунакларына да ишеттерде. Ә Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис рус шагыйренең “К Чаадаеву” шигырен татарчага тәрҗемә иткән.

Пушкин һәйкәле янында Тукай исеме дә күп тапкыр телгә алынды, чөнки, сер түгел, халкыбыз Тукайны татар әдәбиятының Пушкины дип атый. Әле күптән түгел, апрель аенда гына Казан үзәгендә, әлеге мәһабәт опера һәм балет театры бинасында, гомумән, татарлар гомер иткән бөтен төбәктә дә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган тантаналар үткән иде.  Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт Пушкин һәйкәле янында үзенең “Тукай карашы” исемле шигырен рус телендә сөйләде. ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев исә Тукайның Пушкинны данлап язган шигырен укыды.

24DSCF4678

Мәгълүм булганча, 2015 елда Казанга яшәргә Пушкинның берничә буын оныгы, дүрт бала атасы Александр Николаевич фон Гревениц гаиләсе белән күченгән иде. Шигърият бәйрәмендә тәрҗемәче ярдәмендә чыгыш ясап барон:

“Мин рус телен өйрәнәм. Без Александр Пушкинның истәлеген гаиләдә һәрвакыт саклап яшәдек. Казанда беренче тапкыр аның туган көнен бәйрәм итүдә катнашам. Киләчәктә һәрвакыт бу истәлекле көнне бергәләп үткәрербез дип ышанам, чөнки мин Казанга бөтенләйгә күченеп кайттым”, – диде.

Казанның опера һәм балет театрында Халыкара рус теле көне уңаеннан оештырылган тантаналы кичәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм белән котлап, Александр Пушкин иҗатын сөючеләрне, рус телен һәм мәдәниятен саклауга зур өлеш керткән мөгаллимнәргә, мәдәният, сәнгать, дин әһелләренә, язучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Бөек Пушкин, Толстой теле булган рус теле – төрле чорларны, буыннарны бәйләүче милләтара әһәмияткә ия тел. Ул үз заманында Россиядәге милли телләрнең һәм әдәбиятларның үсешенә тәэсир ясаган. Безнең максат – рус телен һәм Татарстандагы мәдәни төрлелекне саклау. Ун елдан артык республикада рус телен саклау программасы тормышка ашырыла, 2020 елдан гамәлгә керәчәк яңа программа өстендә эш бара. Татарстандагы милли-мәдәни проектлар да халыкларның мәдәни байлыгын саклауга хезмәт итә. “Каравон”, “Спас ярминкәсе”, “Алексеевск кыңгыраулары чыңы” кебек бәйрәмнәр бүген инде гомумроссия дәрәҗәсенә чыкты, бу кабатланмас милли традицияләрне торгызучыларга рәхмәт әйтәсе килә, – диде Рөстәм Миңнеханов. Президент быел 4-8 октябрьдә Казанда Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыятенең рус телен укыту алымнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән конгрессы үткәреләчәген дә искә алды.

Халыкара рус теле көнендә Татарстан Президенты республиканың рус теле һәм мәдәнияте үсешенә көч куйган шәхесләргә мактаулы исемнәр, шул исәптән Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары, Казанның 93нче гимназиясе директоры Ирина Александровскаяга Рәхмәт хаты тапшырды.

Интертат

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch