Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимировның туган көне

(3 гыйнвар 2019) Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимировның бүген туган көне.

Хөрмәтле Николай Михайлович!

Туган көнегез уңаеннан булган иң изге теләкләрне кабул итеп алыгыз!

Татарстандагы гомуммилли татулык һәм тотрыклылыкны, халыклар арасындагы аңлашуны саклаудагы, Татарстанның милли-мәдәни автономияләр белән эшләү тәҗрибәсен илебезнең башка төбәкләрендә популярлаштырудагы хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез.

Татарстанның халыклар Ассамблеясе эшчәнлегендә сезгә алга таба да уңышлар юлдаш булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телибез!

Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты һәм Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch