ТР Президенты РФ Дәүләт Советы һәм РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында катнашты

( 24 декабрь)  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Дәүләт Советы һәм РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында катнашты. Игътибар үзәгендә — иҗат иреген тәэмин итү һәм шәхес тәрбияләү өчен уңай мәгълүмати мохит булдыру мәсьәләләре.

РФ Дәүләт Советы һәм РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советының дәүләт мәдәни сәясәте мәсьәләләрен тормышка ашыруга багышланган уртак утырышы Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.

Президент 1Игътибар үзәгендә – иҗат иреге, тәрбияләү һәм белемне үстерү максатында, Россия халыкларының матди һәм матди булмаган мәдәни мирасларын саклап калу, рус теле һәм милли телләрне, әдәбиятны үстерү, шәхес формалаштыру өчен уңай мәгълүмати шартларын булдыру мәсьәләләре.

Утырыш барышында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, үз Указы белән ул Дәүләт мәдәни сәясәт нигезләрен раслаган. Аның сүзләренчә, документта «мәдәнияткә миссиягә, иҗтимагый иминлек һәм тарихи мираска, әхлакый идеалларга кебек мөнәсәбәт чагылдырылган».

Искәртеп узабыз: «Дәүләт мәдәни сәясәт нигезләре» проектын Кремль администрациясе башлыгы Сергей Иванов җитәкчелегендәге эшче төркеме эшләде. Документ гавами фикер алышуга май аенда чыгарылды, ә 2014 ел сентяберендә Россия Президентына тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 

 

 

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch