Соңгы 20 елдан артык вакыт эчендә шактый четерекле эволюцияле үсеш кичерүче ил – Россиянең күпмилләтле һәм федератив дәүләт буларак аякка басуында Татарстан Республикасы алга этәргеч көчләрнең берсенә әверелде.
Тарих моңа шаһит. Федерация субъектлары арасында беренчеләрдән булып нәкь менә Татарстан үзенең Конституциясен кабул итте, беренче булып Мәскәү белән үзара килешү төзүгә иреште һәм шулай ук беренче буларак республика һәм үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында килешү имзалады. Исегезгә төшерәбез: әлеге документка 1994 елда кул куелды. Икенче килешү 2007 елның 26 июнендә — илебезнең бөтенләй башка үсеш этабында имзаланды, ул чор федераль хакимият тарафыннан үзәкләштерү курсы алып барылуы белән үзенчәлекле иде (ул 2007 елның 24 июлендә Федераль канунда расланды һәм, РФ Президенты имзалаганнан соң, 11 августта үз көченә керде).
Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенә 25 ел тулуга багышланган тантаналы җыелышта республиканың иң күренекле парламентарийларыннан берсе, ТАССР 12 чакырылыш Югары Советы һәм ТР Дәүләт Советының барлык чакырылышлары депутаты, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады. Татарча ясаган чыгышында депутат Татарстанда яңа парламентаризм урнаша башлау тарихын искә алып узды.Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 статьясенә ярашлы ясалган ораторның бу нотыгы Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус теле кабул ителгән көннән башлап көченә кергән гражданарнын хокугы булып тора:
-Бу мәһабәт залга керер алдыннан Ирек мәйданы аша узганда, моннан 25 ел элек булган вакыйгаларны яңадан күз алдыннан кичердем. Ул көннәрне Ирек мәйданы гаять зур сәяси казанга әверелеп, көне-төне кайный, аның авазы, аның кайнарлыгы тора-бара бөтен Татарстанга, Россиянең башка төбәкләренә, Советлар берлегенә тарала иде.
Мәйдан бездән, Югары Совет депутатларыннан, мөстәкыйльлек турында Декларация кабул итүебезне даулый. Мәйдандагы кайнарлык калын диварлар аша парламент залларына да үтеп керә. Депутатлар, берничә төркемгә бүленеп, ярсый-ярсый бәхәсләшә, Декларациянең бер-берсенә капма-каршы булган төрле вариантлары тәкъдим ителә. Арада, кырмыска оясына таяк тыккандай, мәйдандагы халыкка төрле гаепләр ташлап, болай да ыгы-зыгы килгән дөньяны бөтенләй тузгытырга маташучылар да табыла.
Шушындый мәхшәрле халәттә ничек итеп депутатларны уртак фикер, уртак максат тирәсенә тупларга, ничек итеп парламент белән мәйдан арасында уртак тел табарга? Ә хәлләр сәгать саен кызганнан-кыза гына бара. Иртән Югары Совет сессиясенә килүче депутатларны төне буе мәйданнан таралмаган халык каршы алып, инде үз коридоры аша гына үткәрә башлый, суверенитетка каршы чыгыш ясаганнарга ярсулы сүзләр һәм төйнәлгән йодрыклар белән чиксез нәфрәтен белдерә… “Инде нишләргә?” – дип озаклап уйларга вакыт юк… Һәм шулчак менә-менә ярларыннан ургылыр дәрәҗәгә җиткән халык ташкыны каршына – мәйданга Югары Совет Рәисе, хөкүмәт җитәкчесе, депутатлар чыга.
Бүген бу залда әлеге тарихи вакыйгаларның эчендә кайнаган Югары Совет депутатлары утыра. Шушындый катлаулы вәзгыятьтә үзара уртак тел табып, мәйдан таләпләренә дә колак салып, Татарстан һәм Россия халкын зур бәлаләрдән йолып калганнары өчен аларга зурлап рәхмәт әйтергә кирәк! Ә рәхмәтнең иң зурысы әлеге тарихи көннәрдә сәяси каһарманга әверелгән Югары Совет Рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә һәм аның көрәштәшләренә, фикердәшләренә тиеш! Шулай ук иҗтимагый хәрәкәт җитәкчеләренең, республиканың киләчәген кайгыртып мәйданга чыккан милләтпәрвәрләрнең дә бу уртак җиңүдә өлешләре гаять зур! Чөнки ул көннәрнең иң зур казанышы – халыкның уртак максат тирәсенә туплануы, халык белән җитәкчелек арасында үзара аңлашу, уртак тел таба алу булгандыр.
Әлеге тарихи вакыйгалардан соң чирек гасыр вакыт үтеп тә киткән. Шул вакыт эчендә без ниләр эшләргә өлгердек соң? 1990 елның августында дөньяга аваз салган хыялларыбыз чынга аштымы, алдыбызга куйган максатларга ирешә алдыкмы? Хыял һәм максат һәрвакыт бүгенге вәзгыятьтән, без булдыра алганнан югарырак була. Шуңа күрә бүген авыз тутырып, күкрәк сугып: “Бар хыялларыбыз да чынга ашты”, – дисәк, ул инде үз-үзебезне юату гына булыр иде. Әмма шушы 25 елда ирешкән уңышларыбызны күрмәмешкә салышуны исә сәяси сукырлык яисә битарафлык дип атау гына мөмкиндер.
“Үзеңнең хәлеңне, ничек яшәвеңне беләсең килсә, күршеңнән кереп сора”, – диләр безнең халыкта. Ә Татарстанны бүген икътисадый, мәдәни, фәнни яктан алга киткән көчле, куәтле республика буларак Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр.
Гуманитар даирә вәкиле буларак, мине бигрәк тә мәдәният, мәгариф, фән өлкәсендәге казанышларыбыз куандыра. Элек күрше өлкәләрдән ары китмәгән театрларыбыз хәзер Европа, Азия, хәтта Америка кыйтгаларына гастрольләргә йөри, галимнәребез халыкара форумнарда даими катнаша, язучыларыбызның әсәрләре дөнья телләренә тәрҗемә ителә, шәһәр һәм авылларда йөзләгән балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары салына, искеләре ремонтлана. Ничәмә-ничә гасырлар игътибар күрмичә ярымташландык хәлгә килгән борынгы Болгарыбыз, тарихи Зөя каласы, Казан Кремле халкыбыз хәзинәсенә, халыкара әһәмияткә ия тарихи-мәдәни ядкарь дәрәҗәсенә җиткерелеп рәтләнә, төзәтелә. Бөтен Россиядә тиңе булмаган спорт сарайлары, әкияти курчак театры төзелә. Инде чиратта Милли китапханәгә яңа бина төзү мәсьәләсе карала. Болар исә моннан 25 ел элек Татарстан Югары Советы кабул иткән Декларациянең, 1992 елны гамәлгә кергән Конституциябезнең, парламент раслаган йөзләрчә кануннарыбызның тормышка ашуы, уңышларыбызның кайбер мисаллары гына.
Узган 25 елда Татарстан парламентының дәүләт һәм муниципаль оешмалар белән бергәләп ирешкән иң зур казанышларының берсе – төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара аңлашып, килешеп яшәвенә ирешү булгандыр. “Гаугалы йортка кот кунмас”, – диләр татарда. Әгәр халыклар дус-тату яшәмәсә, республика икътисады да уңышларга ирешә алмас, социаль мәсьәләләрне дә тиешенчә хәл итеп булмас иде.
Милли мәсьәләләр буенча безнең парламент кабул иткән кануннарның һәм карарларның нигезенә һәрвакыт тигез хокуклылык һәм тигез мөмкинлек принциплары салынды. Дөрес, вакыт-вакыт үзебездә дә, Мәскәүдә дә мондый тигезлеккә, димәк, гаделлеккә каршы чыгучылар табылып тора. Мәсәлән, хәтта милли республикаларда укучыларны бердәм дәүләт имтиханын туган телдә бирү хокукыннан мәхрүм итеп, милли мәгариф системасы тәгәрмәченә таяк тыгучылар, татар һәм рус телләрен бертигез күләмдә укытуны күпсенүчеләр әле дә тынычлана алмый. Югыйсә инде 2004 елда ук Россиянең Конституцион мәхкәмәсе татар һәм рус телләрен бертигез күләмдә укыту турындагы Татарстан законнарының Россия Конституциясенә каршы килмәве турында карар кабул иткән иде. Үзләрен Россия патриотлары дип шәрран яручы бу активистлар һәм аларның Мәскәү даирәләрендәге кайбер йөгәнсез җитәкче-идеологлары күпмилләтле Россия Конституциясенең умыртка сөяге булган халыклар, телләр һәм диннәр тигезлеге принципларына каршы чыгып, федератив дәүләтнең нигезен какшатырга маташалар, ахры.
Милли мәсьәләдә саксыз кылануның бик зур фаҗигаләргә китерергә мөмкинлеген без бервакытта да истән чыгармадык. Чөнки аның мисаллары барыбызның да күз алдында. Ә бүгенге санкцияләр чолганышында калган кризис чорында җәмгыятьтәге бердәмлек, татулык, халкыбызның рухи ныклыгы аеруча мөһим. Без – авырлыкларны күп кичергән халык, бу икътисадый кризисны да, һичшиксез, җиңеп чыгарбыз. Иң куркынычы исә – рухи кризис. Өметсезлеккә бирелгән, кыйбласын югалткан кешенең кулы эшкә ятмый башлый.
Аллага шөкер, республикада бүген кулында дилбегәне нык тотучы гаярь рухлы Президентыбыз, зур эшләргә сәләтле хөкүмәтебез, бу катлаулы елларда чыныгу алган тәҗрибәле парламентыбыз һәм, иң мөһиме, дус-тату яшәүче булдыклы һәм эшчән халкыбыз бар.Атаклы шагыйребез Хәсән Туфан сүзләрен бераз үзгәртеп әйтсәк:
Гасырларны кичте, исән калды
“Туган илем” дигән бу алмаз.
Чабаталы чакта югалмады,
Татарстанлы чакта югалмас!
Президентлы чакта югалмас!
Парламентлы чакта югалмас,
Югалмас!
Чыганак:»Ватаным Татарстан»