Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Чирмешэндә «Уяв» республика чуаш мәдәнияте бәйрәмен үткәрделәр

Чирмешэндә «Уяв» республика чуаш мәдәнияте бәйрәмен үткәрделәр

admin 12.07.2026

Чирмешән районы үзәгендә «Уяв» республика чуаш мәдәнияте бәйрәме узды. Чараның кунагы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунакларын Чирмешән районының төп этнослары милли киемнәрдән (чуаш, татар, рус, мордва) кызлар каршы алды.

Милли хуҗалыкларны һәм һөнәрчеләр ярминкәсен карап чыккач, Рөстәм Миңнеханов бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, Уяв — чуаш халкының бай мәдәниятен чагылдыручы һәм Ватаныбызның барлык халыкларының уртак рухи-әхлакый кыйммәтләре үрнәгенә әверелгән үзенчәлекле бәйрәм.

«Быел рус „Каравоны“, татар „Сабантуе“, марый „Семыгы“, мордва „Валда шинясе“, удмурт „Гырон быдтоны“ уңышлы узды. Тырыш хезмәт, үзара ярдәмләшү, ата-бабаларыбыз мирасына, туган табигатебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт — болар барысы да безнең дөньяга карашыбызның нигезе һәм мөһим тәрбия потенциалы», — дип белдерде Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан өчен республикада яшәүче халыкларның традицион мәдәниятен һәм телен саклап калу мөһим: «Бу — бөтен күп милләтле Россиянең байлыгы, аның таянычы һәм рухи үзәге. Безнең халыклар хезмәттә, сугыш эшендә, тыныч тормышта бердәм. Аны саклауга өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт».

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Республика Уявы кысаларында хореография сәнгатенең «Ташла Чавашла» ачык фестиваль-конкурсы, «Уяв Пики» матурлык һәм зирәклек конкурсы, «Юрла Чавашла» җыр фестивале, халык шагыйре Порфирий Афанасьев исемендәге шигъри сәхнә оештырылды, халык уеннары һәм мастер-класслары белән балалар интерактив зонасы, чуаш ризыкларын татып карап гастрономия мәйданчыгы белән чуаш ашлары кухнясы, һөнәрчеләр ярминкәсе, шулай ук чуаш эстрадасы йолдызларының гала-концерты оештырылган иде.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

 

Continue Reading

Previous: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мордовиядә татар милли бәйрәме Сабантуйда булды
Next: «Алчүпрәгем челтәрле»: Казанда керәшеннәренең традицион киемнэренэ багышланган фотокургәзмә ачылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57
Политика обработки персональных данных Согласие на обработку персональных данных

Мы используем файлы cookie. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой конфиденциальности