Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мордовиядә татар милли бәйрәме Сабантуйда булды.

Республикада 50дән артык татар авылы бар. Өч иҗтимагый оешма эшли. «Якташлар» татарларның төбәк милли-мәдәни автономиясе 1991 елда оештырылган. Әлеге оешманың максаты — татар халкының үзенчәлеген саклау, мәдәниятне, йолаларны, гореф-гадәтләрне үстерү, төрле мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов Мордовия Башлыгы Артем Здунов белән Нурлат районының татар ишегалдында, шулай ук Мордовия Республикасының Ләмберә районы ишегалдында булды, анда аларга милли гореф-гадәтләрне күрсәттеләр.

Республика Рәисе катнашучыларны сәламләде һәм бүген Сабантуй Россиянең 62 төбәгендә һәм 40 чит илдә билгеләп үтелүен искәртте.
«Бүген без Сабантуйны тугандаш Мордовия Республикасында, Ләмберә районында бәйрәм итәбез, анда татарлар күп яши. Сабантуй хуҗалары — безнең яхшы дусларыбыз. Без сезнең кунакчыллыгыгызны һәм киң күңеллелегезне тулысынча тоябыз», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


Мордовия Республикасы Башлыгы үз чиратында Рөстәм Миңнехановка Сабантуйда шәхсән катнашуы өчен рәхмәт белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте
