Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында татар милләтенең йөзек кашы, горурлыгы булган Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең 25 еллык юбилей концерты узды.
2002 елдан алып коллективны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәйзрахманов җитәкли.
Айдар Фәйзрахманов –Татарстанда, Россиянең башка төбәкләпрендә һәм бик күп чит илләрдә дан казанган бөек артист. Ул җитәкләгән ансамбль татар фольклорын, гореф-гадәтләре һәм йолаларын сакдауга бәяләп бетергесез өлеш кертә.
Фольклор ансамбль репертуарында җир шарының төрле почмакларында яшәүче татарларның йола, җырлары һәм биюләре бар.
ТХДЙ мәгүлүмат үзәге