Чирмешән районы үзәгендә «Уяв» республика чуаш мәдәнияте бәйрәме узды. Чараның кунагы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунакларын Чирмешән районының төп этнослары милли киемнәрдән (чуаш, татар, рус, мордва) кызлар каршы алды.

Милли хуҗалыкларны һәм һөнәрчеләр ярминкәсен карап чыккач, Рөстәм Миңнеханов бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, Уяв — чуаш халкының бай мәдәниятен чагылдыручы һәм Ватаныбызның барлык халыкларының уртак рухи-әхлакый кыйммәтләре үрнәгенә әверелгән үзенчәлекле бәйрәм.

«Быел рус „Каравоны“, татар „Сабантуе“, марый „Семыгы“, мордва „Валда шинясе“, удмурт „Гырон быдтоны“ уңышлы узды. Тырыш хезмәт, үзара ярдәмләшү, ата-бабаларыбыз мирасына, туган табигатебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт — болар барысы да безнең дөньяга карашыбызның нигезе һәм мөһим тәрбия потенциалы», — дип белдерде Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан өчен республикада яшәүче халыкларның традицион мәдәниятен һәм телен саклап калу мөһим: «Бу — бөтен күп милләтле Россиянең байлыгы, аның таянычы һәм рухи үзәге. Безнең халыклар хезмәттә, сугыш эшендә, тыныч тормышта бердәм. Аны саклауга өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт».


Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Республика Уявы кысаларында хореография сәнгатенең «Ташла Чавашла» ачык фестиваль-конкурсы, «Уяв Пики» матурлык һәм зирәклек конкурсы, «Юрла Чавашла» җыр фестивале, халык шагыйре Порфирий Афанасьев исемендәге шигъри сәхнә оештырылды, халык уеннары һәм мастер-класслары белән балалар интерактив зонасы, чуаш ризыкларын татып карап гастрономия мәйданчыгы белән чуаш ашлары кухнясы, һөнәрчеләр ярминкәсе, шулай ук чуаш эстрадасы йолдызларының гала-концерты оештырылган иде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте
